Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш. Ленин бакчасы: риза һәм каршы

Үзәк бакчадагы агачларны кисүне тәтешлеләр төрлечә кабул иттеләр.

Бу хәл шәһәрдә тикшерү темасына әйләнде. Без тәтешлеләр фикеренә колак салдык.
- Әгәр ул урыннар буш калмаса, мин "риза". Шәһәр үзәге, ә агачлар урмандагы кебек үсәләр. Яшь агачлар утыртсалар, мин биредә я миләш, я юкә үсүен теләр идем, алар каеннарга караганда озын гомерлерәк, - дип уртаклашты 63 яшьлек ир.
- Безгә ул агачлар кызганыч, - диде олы яшьтәге ике ханым, - чөнки ул яшьлегебез бакчасы.
- Тормыш өчен куркыныч булганга кискәннәрдер, мөгаен, - дип уйлады бер кыз.
Битараф булмаган гражданнарның, гаеплеләрне җавапка тарту өчен прокуратурага да мөрәҗәгать итүләрен беләбез. Ул, әлбәттә, үз карарын чыгарачак. Журналистлар вәкаләтләре кысаларында райбашкарма комитетына мөрәҗәгать иттеләр. Безгә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әхәт Фатыйхов аңлатканча, агачларны шәһәр башкарма комитеты хаты буенча урман хуҗалыгы эшчеләре кискәннәр. Куркыныч саналган карт, 25 метрлы һәм аннан биегрәк агачлар киселгән. Паркны үзгәртеп кору планы буенча аны яктырак итү бара. Шул урынга яшь агачлар утыр­тылачак.
- Паркта яктырткычлар да алыштырылачак, балалар уен мәйданчыклары яңа элементлар белән тулыландырылачак, зур чәчәк түтәле урынына фонтан урнаштыру планлаштырыла, башка теләкләр дә тормышка ашырылачак, дип хәбәрне тулыландырды район архитекторы Илгиз Кудяков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев