Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш матурлана

"Тәртип шәһәрне тота" - дигән гыйбарә бар халыкта һәм моның белән килешми мөмкин түгел. Ә Тәтештә төзекләндерү белән хәлләр ничегрәк тора?

Шәһәрлеләрнең бер үк төрдәге фикерләре юк. Кемнәрдер шәһәрнең тышкы күренеше яхшы якка үзгәрүенә игътибар итә, кайберләре әле эшләр күп дип саный. Болары да, тегеләре дә хаклы. Нәрсәләр эшләнгән һәм алда тагын ниләр башкарыласы бар?
Шәһәрдә юл өслеге ремонты бара. Узган ел әлеге максатларга 40 миллион сумга якын тотылган. Быел 90 миллион сумнан күбрәк сарыф итәргә ниятлиләр, өстәвенә әлеге суммадан 42 миллионы район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашы ярдәмендә рес­публика бюджетыннан өстәмә бүлеп бирелгән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев әйтүенчә, Октябрьгә 50 ел, Иванов, Киров, Толстой, Гагарин урамнарына һәм Ленин урамының бер өлешенә асфальт җәю төгәлләнгән. Шулай ук якын арада үзәк район хас­таханәсе бинасы, райпо кибете (халык телендә "Тархан") янындагы машина кую урыннары да асфальт өслек белән "капланачак".
Әгәр юл хәрәкәте иминлеге турында әйтсәк, шәһәрлеләр инде "Әкият" һәм "Миләшкәй" балалар бакчалары янындагы җәяүлеләр кичүенә кисәтү светофорлары һәм Свердлов белән Ирек мәйданы урамнары кисешкән җирдә светофор урнаш­тырылуның файдасын бәяләргә өлгерделәр. Андрей Владимирович билгеләп үткәнчә, якын арада шәһәр үзәгендә светофор алыштыру планлаштырыла.
Тротуарлар төзелеше, яктырткычлар һәм ясалма тигезсезлекләр урнаш­тыру - бу юл-транспорт фаҗигаләренең санын сизелерлек киметүгә ярдәм итә торган факторлар.
"Горький һәм Тәтешкә 200 ел урамнарына тротуар ясаулары сөендерә", - диде шәһәрле Надежда Киселева. Фрунзе һәм Карл Либ­кнехт урамнарында да ясалма тигезсезлекләр барлыкка киләчәк, анда борчуга салган юл-транспорт вакыйгалары күзәтелеп тора һәм балаларның иминлеге өчен уку йортлары янындагы тротуарлар тирәләп алыначак.
Фонтан да, балалар мәйданчык­лары да булачак
Тәтешлеләр һәм шәһәр кунаклары үзәк паркның үзгәрүенә игътибар итеп өлгерделәр инде, әмма аны төзекләндерү буенча эшләр туктамый. Бик тиздән биредә җәйге кафе ачылу ихтималы бар. Әниләр һәм сабыйлар өчен дә яхшы яңалык: агымдагы елда Питомникка һәм Юбилей белән Шаталов урамнарына өч балалар мәйданчыгы урнаштырылачак.
Көньяк микрорайонда фонтан барлыкка килергә тиеш ("Магнит" бинасы белән Көньяк урамының 10нчы йорты арасында). Воробьев, Мәктәп һәм Свердловны яшелләндерү өчен конструкцияләр дә шәһәрнең гомуми күренешенә туры килеп тора, күршедә генә эскәмияләр дә урнаштырылачак - алар инде сатып алынган. Әйләнеп уза торган юл буеннан урын бүлеп бирелгән яңа зиратны коймалап алу өчен дә материаллар сатып алынган.
Югарыда исәпләнгән эшләр белән беррәттән, Рифкать Әхмәтов җитәкчелеге астында "Тәтеш" МПП" МУП шәһәр урамнарын яшелләндерү һәм аларны җыештыру, юлларны тәртиптә тоту һәм ремонтлау, урамнарны яктырту белән шөгыльләнә.
Шәһәрне төзекләндерүдә территориаль иҗтимагый җирле үзидарәләр дә актив катнаша. Аеруча, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе бәяләве буенча, "Көньяк" ТИҮ вәкилләре.
Шәһәр хакимияте тарафыннан халык арасында төзекләндерү буенча төрле бәйгеләр уздырыла. Шуларның берсендә, күп фатирлы һәм шәхси йортларны, предприятиеләр һәм оешмаларны иң яхшы тотучы дигәнендә, 5 июльгә кадәр теләге булган һәркем катнаша ала. Җиңүчеләр Шәһәр көне бәйрәмендә игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәкләр.
"Вшиха тавындагы данлыклы бас­кычыбызга күптәннән ремонт таләп ителә", - дип саный тәтешле Сергей. "Без ел саен аны тәртипкә китерәбез. Әмма кешеләр үзләре бас­кычны сафтан чыгара, үз кирәкләре өчен җимерәләр һәм урлыйлар. Якын арада кабаттан аны ремонтларга алыначакбыз, ләкин шәһәрлеләр дә башкалар хезмәтенә һәм Тәтешкә хөрмәт белән карарга тиеш", - дип җавап бирә Андрей Владимирович.
Прис­таньда (бу шәһәр өчен бик кирәк, чөнки теплоход белән турист­лар килә) һәм үзәк паркта, анда күмәк чаралар еш үткәрелә, бәдрәф булмау тагын бер әһәмиятле проб­лема булып тора.
Әлбәттә, барлык мәшәкатьләр дә күз ачып йомганчы хәл ителми, әмма Тәтешнең елдан-ел матурлана баруы белән кем дә булса бәхәсләшә аламы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X