Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш педагоглары 146 ноутбук алды

    Проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча тормышка ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелә. 

    (Тәтеш, 17 май, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында Ак Барс Банк республикадагы укытучыларга яңа ноутбуклар тапшыра. Проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча тормышка ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелә. 

    “Районыбыздагы педагоглар 146 ноутбук алды, – дип хәбәр итте район   башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.  – Мәгариф системасына мондый җитди ярдәм күрсәтү мәктәпләрдәге искергән техникаларны алыштыру мөмкинлеген бирә”.  

    Ул шулай ук техниканың Татарстан предприятиесе ICL-да җитештерелгәнлеген, импортны алыштыру шартларында моның һичшиксез бик мөһим икәнлеген билгеләп үтте.
    Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Ак Барс Банкның “Тәтеш №1” өстәмә офисы начальнигы Альбина Хәйруллина һөнәри эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән районыбызның биш информатика укытучысына тантанлы рәвештә ноутбуклар тапшырды.

    “Бу көннәрдә мондый бүләк бик тә мөһим, – дип уртаклашты безнең белән үзенең шатлыгын Урюм урта мәктәбенең информатика укытучысы Сергей Волков. – Техниканы төп дәүләт имтиханын һәм бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда кулланачакбыз. Ике операцион система ноутбукның мөмкинлекләрен арттырачак, аңарда шулай ук процессор да куәтле, укытучылар бик канәгать”.  


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: