Кичә, 10 ноябрьдә, полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Эчке эшләр хезмәткәрләре бәйрәме көне алдыннан журналистлар, бурычлары халыкка һәм Ватанга намуслы, тугры хезмәт итү, гражданнарның тынычлыгын саклау һәм беренче чакыру белән үк ярдәмгә ашыгучы кешеләрнең җиңел булмаган хезмәтләрен ничек башкарулары хакында белү өчен, район полиция бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов белән очраштылар.
- Ренат Фиргать улы, коллектив һөнәри бәйрәмен нинди нәтиҗәләр белән каршылады?
- Агымдагы елның тугыз айлык эш нәтиҗәләре буенча без үз төрдәшләребез арасында бишенче урынны яуладык. Бүлек планлаштырылган күрсәткечләргә ирешә һәм билгеләнгән бөтен оператив-хезмәт бурычларын үти алды.
- Соңгы вакытларда кешеләрне төрле алдашу очраклары хафаландыра.
- Явыз ниятле бәндәләр кешеләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең ышануыннан файдаланып аларның акчаларын үзләштерәләр. Соңгы ун айда кәрәзле телефон һәм Интернет челтәрләре аша алдашуның 12 очрагы теркәлде, шулай ук тәтешлеләрнең банк счетыннан акча үзләштерүнең 6 очрагы булды, 960 мең сумнан артык акча урланды. Зыян күрүчеләр, аларны банк иминлеге хезмәткәрләре яки иминият оешмалары вәкилләре дип белеп, шундый алдакчыларга үзләре банк карталары мәгълүматларын бирәләр, яки явыз ниятле бәндәләрнең әйткәннәренең дөреслеген расламый торып, билгесез счетларга акча күчерәләр. Мондый җинаятьләр авыр ачыла торганнарга керә, әмма алар буенча эшләр туктатылмый.
- Оператив хәлләргә бәйле, аерым борчу тудырырлык тагын нәрсәләр бар?
- Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренең товар-матди байлыкларының сакланышына битараф булулары. Урлаулар булмасын өчен производство объектларын техник яктан ныгытуга, аларны саклауны тәэмин итүгә тиешле игътибар бирергә кирәк.
- Район юлларында хәлләр ничегрәк?
- Сигез ай дәвамында районда дәүләт инспекциясенең 2 хезмәткәре эшләде: ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов һәм дәүләт инспекторы Илмир Гарипов. Кадрлар кытлыгына карамастан, аларның эш йомгаклары буенча юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 3015 очрагы ачыкланды. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда районда юл-транспорт вакыйгалары 63 процентка кимеде.
- Полиция участковыйлары - эчке эшләр органнары категорияләренең берсе, алар турыдан-туры халык белән эшлиләр. Сез алар хезмәтен ничек бәялисез?
- Район бүлегендә халыкның абруен һәм хөрмәтен казанган барлыгы 9 участок вәкиле хезмәт куя. Аларның эше бүген тәҗрибә һәм яшьлек берлеген күрсәтә. Быел алар тарафыннан 66 җинаять ачыкланды. Фәнил Камалетдиновның хезмәт күрсәткечләре югары, шулай ук бүлек начальнигы Илшат Ногуманов та хезмәтнең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыра алды.
- Эш нәтиҗәләре коллективның никадәр оста, бердәм һәм максатчан булуына бәйле.
- Полиция хезмәткәрләренә таләпләр югары, чөнки җинаятьченең шәхесе дә, җинаятьләр төре дә елдан-ел үзгәрә, һәм боларга каршы тору максатларында коллективның югары оешканлыгы, алга куелган бурычларны үтәүгә намуслы караулары зарури.
- Хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез?
- Форсаттан файдаланып, личный составны һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, һәркемгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим. Хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына аларны аңлаганнары, сабыр һәм түзем булганнары өчен аерым рәхмәт.
- Котлауларга кушылабыз һәм Сезгә әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Нет комментариев