Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш пристаненең “йөрәге тибә”

Якшәмбе көнне Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

(Тәтеш, 5 июль, “Тәтеш таңнары”). Пристань Тәтешкә килә торган теплоходлар һәм “Метеорлар”дагы пассажирларны беренче булып каршылый, ул – шәһәрнең үзенә бер төрле йөз таныкламасы.

Яр буйлап данлыклы Вшиха бас­кычыннан төшәбез һәм ярга тукталучы баржаны ерактан ук күреп алабыз. Гравий бушаталар, кран эшли, димәк бу, безнең пристань эшчәнлеге белән якыннанрак танышу мөмкинлеге булачак дигән сүз.

Аңа Игорь Суханов бер елга якын диярлек җитәкчелек итә, күпфункцияле оешмага моңа кадәр аның әнисе Татьяна Васильевна утыз елдан күбрәк җитәкчелек иткән, әтисе Евгений Борисович та 1983 елдан бирле биредә хезмәт куя. Шуңа күрә пристань эше турында аның начальнигы, әйтергә кирәк, үзәгеннән торып, белә.  

Барлыгы 7 кешедән торган коллектив территорияләрне төзекләндерү белән мәшгуль: коймаларны буяу бара. “Эшче урыннар бар, ләкин беркемнең дә киләсе килми. Кайсысын хезмәт хакы канәгатьләндерми, кайберсенә йөрергә ерак”, – дип фаразлый Игорь Евгеньевич. 

Пристань пассажирлар һәм йөкләр ташуны тормышка ашыра, төзелеш материаллары төяп озатыла һәм өеп куела: аның гектарлы мәйданында пассажирлар һәм йөк причаллары, елга вокзалы, порталлы кран, кран асты юллары урнашкан. Бүгенге көндә рейслар исәбе шактый кимүгә дә карамас­тан, пристань хезмәткәрләре өчен навигация башлану белән кызу чор җитә. Әмма аңа кадәр дә алар эшсез утырмый: җайланмаларны карыйлар, төяп-бушату техникасын һәм гидротехник корылманы ремонтлыйлар, ә кышын – материалларны төяп җибәрәләр.

“Элек баржалар һәм “Метеорлар” күп иде, трамвайлар кебек йөреп тордылар, ә прис­тань коллективында 20 кеше исәпләнде, хәтта үзебезнең милиция дә бар иде. Бүгенге көндә, судноларның агымы шактый азайса да, эшебез кимемәде, чөнки вазифаларны берләштерергә туры килә”, – ди Татьяна Суханова. Күптән түгел ул лаеклы ялга чыккан, шулай да эшләвен дәвам итә. Кешеләр билетлар җитмәгәнлектән ничек итеп ярдан “Метеорга” сикерүләрен искә ала. “Ай, борчылдык без ул чакларда! Берәр хәл була калса, безгә җавап бирергә туры киләчәк иде бит”, – дип уртаклаша ул. Тәтешлеләр Ульянга колбаса һәм май сатып алырга су юлы аша барганнар, ә бездә май заводы һәм колбаса цехы ачылгач, казанлылар Тәтешкә еш килгән. Әле тагын Астрахань карбызлары, помидорлар һәм килькалар җирлектә яшәүчеләрдә  киң танылу белән файдаланылган: аларны турыдан-туры транзит теплоходлардан сатканнар.

Коллективның эш көне норма буенча түгел. Мисалга, без килгән көнне ул  Игорь Евгень­евич өчен иртәнге өчтә башланган, чөнки йөк судносы килүе көтелгән. Территориянең күпчелек өлешен мөстәкыйль көчләре белән төзекләндерәләр, Татьяна Васильевна хәтта өендә чәчәкләр үстерә, ә аннары аларны, Россиянең барлык почмак­ларыннан Тәтешкә килгән пассажирларны сөендерсеннәр өчен, причалдагы клумбаларга күчереп утырта.

Телефон шалтырый. Аңа Болгар пристане начальнигы хәбәр сала. “Мин сиңа “Метеор” җибәрдем”, – дип ихлас итеп белдерә ул Татьяна Васильевнага. “Элемтәдә торабыз”, – дип елмаеп аңлата ул безгә.  
Коллектив белән танышырга китәбез. Евгений Суханов буяу әзерли. “Кранчы, төркем белән эшли торган механик, электр монтеры булып эшләдем, хәзер менә – җаваплы дежурный. Шулкадәр еллар эчендә прис­таньда эшләү нәрсәсе белән яхшы икәнлеген аңлап та булмый”, – дип җавап бирә ул үз эшчәнлегенең уңай яклары турындагы сорауга. “Без биредә чын күңелдән ял итәбез. Эш белән яшибез”, – дип өсти ­Людмила Фролова.  

Вокзалга юнәләбез, касса янында ике кеше билет сатып алырга тора. Егетләр белән танышабыз. Аның исеме Егор, Болгарда яши, Тәтештә укый. “Метеор” белән өйгә тизрәк кайтып җитәбез һәм арзангарак та чыга”, – дип аңлата ул үз файдасына су транспортын ­сайлавын.

Кайчандыр кассада чиратлар тезелеп торган, бүгенге көндә залда бушлык. Шулай да Игорь Евгеньевич пассажирлар агымы артачагына, йөк причалына да тәүлегенә берничәшәр тапкыр баржалар тукталасына ышанычын югалтмый. Ә әлегә кран гөрелтесе ишетелә, җил үз артыннан ак күбекләрен калдырырлык итеп дулкыннарны куа­лап йөртә, “Метеор” җилдертә – димәк, Тәтеш пристаненең “йөрәге тибә” дигән сүз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев