Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш район газетасы коллективы элекке хезмәттәшләре белән очрашты

Өлкәннәр ункөнлегендә хөрмәтле ветераннарыбызны без дә кунакка чакырдык.

Чәй өстәле янында алар өчен мәдәни программа да оештырылды. Йөрәкләренең әле уты бар икән: шаян конкурсларда алар берничә тапкыр яшьләрдән өстен чыктылар. Элекке җырларны искә төшерүе күңелле булды, аларны редакция хезмәткәрләренең хәзерге һәм өлкән буынының рус, татар телләрендә бергәләп башкаруы икеләтә сөендерде.
Газета мөхәррире Людмила Путятинская ветераннарга, ул алар белән күп еллар бергә эшләгән, килгәннәре өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Людмила Михайловна барсына да сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге теләде.
Корреспондент Сания Сәмигуллина өлкән буынга багышлап үзе иҗат иткән шигырен укып, коллективны сөендерде. Ә тәрҗемәче Гөлфия Вәлиева безнең күптәнге хәбәрчебез, якташыбыз, Чибәркүлдә яшәүче Нурислам Айбулатовның шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте.
Һәм, әлбәттә, ветераннар ничек эшләүләре һәм яшәүләре турында бик күп хатирәләрне яңарттылар, ә яшьләр алар сөйләгәнне кызыксынып тыңладылар һәм өлкәннәрнең тормышны яратуларына, көр күңелле булуларына сокландылар.
Җылы хушлашып, без мондый очрашуларның буыннан-буынга күчүчәнлекне, рухи бердәмлекне дәвам иттерү өчен кирәклегенә кабат инандык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев