Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районда азык әзерләүнең беренче этабы тәмамланды

Тәтеш районындагы барлык хуҗалыклар азык әзерләү кампаниясенең беренче этабын тәмамлады.

(Тәтеш, 6 июль, "Тәтеш таңнары"). “Терлекчелек тармагы нык­лы азык базасыннан башка терлекчелек продукцияләрен җитештерүне арттыру буенча куелган бурычларны тормышка ашыра алмый. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хәзерге вакытта 15,3 мең тонна печән, 32,12 мең тонна сенаж әзерләнде. Район буенча уртача бер шартлы малга 15,6 центнер азык берәмлеге хәстәрләнде (рес­публика буенча уртача – 13,3)”, – дип аңлатма бирә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек ­Садриев. 
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иткәнчә, әзерләгән сенажның сыйфатын яхшырту өчен аграрийлар махсус консервлау ачыткылары куллана, алар тук­лыклы матдәләр югалуны киметә һәм тагын да сыйфатлырак азык алуны тәэмин итә. Тәүләк әйләнәсе эшләү оештырылган, һәрбер хуҗалыкта азык әзерләү бригадалары бар. 
“Печән һәм сенажның дымлылыкка, коры матдәләр буенча нормативларга туры килүен бәяләр өчен, аларны тикшерүгә алабыз”, – дип уртаклашты районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. 

“Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе (бер шартлы малга 21 центнердан артык азык берәмлеге) һәм “Новая заря” (17) азык әзерләү буенча – ­ал­дынгылыкта. Күпьеллык үлән­­нәрнең икенче чабымына чыгарга да күп калмады. Районда, шәхси ­малларга печән әзерләүне кертеп, 25,6 мең тоннага якын печән хәс­тәрләү ниятләнә. 

Берьеллык үлән­нәрдән дә сенаж салыначак, аны “Колос”  механизаторлары беренчеләрдән ­булып чабарга керештеләр һәм бер тәүлек эчендә 800 тонна ­сенаж салдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев