Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районда референдум булды

Якшәмбедә, 15 мартта, районның 14 җирлегендә, 21 сайлау участогында үзара салым мәсьәләсе буенча референдум узды.

Тәтеш районының территориаль сайлау комиссиясе йомгак ясады, авыл җирлекләре территорияләрендә җирле референдумны һәм нәтиҗәләрне дөрес дип таныды.
Барлык җирлекләрдә дә тавыш бирү нәтиҗәләре уңай, әмма сайлаучыларның килүләре һәм тавыш бирү йомгаклары төрле.

Нармонка җирлегендә яшәүчеләр бердәмлекләрен күрсәттеләр, анда сайлаучыларның 89,51 проценты килгән, Федоровкада - 89,47, Килдештә - 88,7, Сөендектә - 86,8, Байрашта - 86,3. Льяш җирлегендә сайлаучыларның 62,8 проценты гына авыл язмышын хәл иткән, Бессоновода сайлау участогына 68,94 проценты гына килгән һәм Олы Шәмәктә - 69,2.
Сөендектә тавыш бирүчеләрнең 89,3 проценты "әйе" дигән, Килдештә - 87,7 процент һәм Федоровка җирлегендә - 87,1 процент. Болар иң югары нәтиҗәләр. Ә менә Байрашта тавыш бирүчеләрнең 58,42 проценты гына "әйе" дигән, Олы Тормы җирлегендә - 64,6.

Хәзер республика программасына керү өчен акча җыярга кирәк һәм шуннан соң авыл халкы үз проблемаларын хәл итүгә республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк сумма алачак.
Җирлекләрдә яшәүчеләр үз киләчәкләрен - нинди юлдан, күпердән йөриячәкләрен, зиратларның нинди хәлдә булачагын, нинди су эчәчәкләрен, үз балаларына мираска нинди авыллар калдырачакларын билгеләделәр. Җирлек башлыкларына да уйланырлык нәрсәләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев