Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районда су объектларында куркынычсызлык айлыгы узды

2021 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр Тәтеш муниципаль районы белем бирү оешмаларында су объектларында куркынычсызлык айлыгы узды.

(Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 2021 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр Тәтеш муниципаль районы белем бирү оешмаларында су объектларында куркынычсызлык айлыгы узды.

Көзге каникуллар алдыннан педагоглар көзге-кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында инструктажлар үткәрделәр.
Ай дәвамында укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм мәгариф оешмалары тәрбиячеләре кышкы бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында «Куркынычсызлык минутлары», су объектларында балалар белән бәхетсезлек очракларын булдырмауга юнәлдерелгән профилактик әңгәмәләр, «Бозда куркынычсызлык чаралары», «Сак булыгыз: юка боз!», «Йөргәндә куркынычсызлык чаралары». Чара барышында укучыларга судагы бәхетсезлек очракларыннан балаларны яклау буенча видеофильмнар, презентацияләр һәм гамәли дәресләр күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев