Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов коронавирус вәзгыятенә бәйле рәвештә район халкына мөрәҗәгать итә
Коронавирус белән көрәштә иң яхшы алым – ул районда яшәүчеләрнең барысының да үзләрен изоляцияләү. Шуңа күрә коронавирус белән бәйле вәзгыять 30 марттан алып тотрыкланганчыга кадәр эшләми торган көннәр дип игълан ителде.
(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов коронавирус вәзгыятенә бәйле рәвештә район халкына мөрәҗәгать итә:
“Хөрмәтле Тәтеш районында яшәүчеләр һәм кунаклар!
Коронавирус белән көрәштә иң яхшы алым – ул районда яшәүчеләрнең барысының да үзләрен изоляцияләү. Шуңа күрә коронавирус белән бәйле вәзгыять 30 марттан алып тотрыкланганчыга кадәр эшләми торган көннәр дип игълан ителде.
Районда яшәүчеләрнең барысын да әлеге хәлгә аңлап, зур җаваплылык белән каравын һәм чир таралуга юл куймас өчен, изоляцияләү тәртибен үтәүләрен үтенәм.
Хөрмәтле тәтешлеләр! Исегездә тотыгыз, сезнең һәркайсыгыз теләсә нинди хәлдә булган очракта да җирле үзидарә органнарының һәм районыбыздагы яшәешкә кирәкле барлык хезмәтләрнең ярдәменә, булышлыгына өметләнә аласыз. Тәтеш районында чир куркынычын туктату, кешеләрне коронавирус инфекциясе таралудан саклау өчен мөмкин булган барлык чаралар кулланыла. Бездә ялгыз һәм берьялгызы яшәүче өлкән кешеләргә азык-төлекләр китерү мәсьәләсе буенча кайнар линия телефоны эшли. Тәтештә сәүдә үзәкләре, кинотеатр, бассейн, мунча, спорт-сәламәтләндерү комплексы, кафелар вакытлыча үз эшләрен туктатты.
Техникум һәм көллият дистанцион укуга күчте, мәктәпләр дистанционга күчәргә әзерләнә. Барлык социаль хезмәтләр аерым тәртиптә тора, районда коронавирус инфекциясе таралуны туктату һәм аларны үтәүне контрольдә тоту өчен кирәкле карарлар кабул итү максатыннан район штабы утырышы уздырыла. Тәтеш районында бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән авыручылар юк. Без бергәләп вирус таралуга каршы тора алачагыбызга, ышанам.
Хөрмәтле тәтешлеләр! Профилактик чараларны үтәгез, үзегезнең сәламәтлекне һәм якыннарыгызның саулыгын кайгыртыгыз – әлеге барлык көннәрдә өйдә торырга тырышыгыз. Сәламәт булыгыз”, – диде Рәмис Хатыйп улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев