Районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов район мөселманнарына үзенең котлавын җиткерә
Коронавирус пандемиясе аркасында район мәчетләрендә гает намазлары уздырылмаячак, һәм мөселманнар бәйрәмне өйләрендә гаиләләре белән каршылаячак.
(Тәтеш, 24 май, "Тәтеш таңнары"). Районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов район мөселманнарына үзенең котлавын җиткерә:
– Барлык мөселманнар өчен ел дәвамында көтеп алган кадерле булган изге шәриф Рамазан ае азагына якынлашты.
Йортларыбызга яктылык, шәфкать, бәхет алып килә торган изге ай якты бәйрәм – Ураза гаете белән тәмамлана, дөньядагы барлык мөселманнар бөек ураза аша ышанычын ныгытты, игелекле гамәлләр кылды, мохтаҗларга ярдәм итте, туганнарын һәм якыннарын кайгыртты. Тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, биргән сәдакаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса иде. Тормыш юлыбыз игелекле гамәлләр белән үрелеп барсын иде.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев