Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районы башлыгы тәрбиячеләргә, мәк­тәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждени-еләрендә эшләүче хезмәткәрләргә, педагогия хезмәте ­ветераннарына мөрәҗәгать итә

    27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче хезмәткәрләр көне

    (Тәтеш, 27 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). 
    Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов тәрбиячеләргә, мәк­тәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждени-еләрендә эшләүче хезмәткәрләргә, педагогия хезмәте ­ветераннарына мөрәҗәгать итә:
    – Сезнең тәҗрибәгез һәм һөнәри осталыгыгыз балалар бакчаларында тәрбия­ләнүчеләрне иҗат шатлыгы һәм гаҗәеп ачышлар белән тулыландырырга ярдәм итә. Сезнең тарафтан балаларны тәрбияләү, аларны мәктәпкә әзерләү өчен уңайлы шартлар тудырыла. Киң күңелле һәм гыйлемле булу, тәрбияләнүчеләрнең язмышлары өчен борчылу – сезнең көндәлек хезмәтегез. 
    Сезгә нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: