Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов “Подпис­ка бүләк ит” акциясен хуплый

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов "ТАТМЕДИА" АҖның "Подпис­ка бүләк ит" акциясендә катнашып, һәрбер ярты еллыкта гәҗитебезне хуплый.

Район башлыгыннан бу юлы бүләкне - 2018 елның I ярты еллыгына район гәҗитенә подписканы 16 абонент алды, ул агымдагы елга караганда күбрәк. Рәмис Хатыйп улы шәһәрдәге барлык балалар бакчасына (6), үзе җитәкче булып эшләгән агрофирмага кергән Жуково мәктәп-бакчасына, Халыклар дуслыгы йортына, ветераннар советына, Тәтештәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка, район Советына һәм башкарма комитетка берешәр данә, калган данәләрне - 5-6 бала тәрбияләүче ишле гаиләләргә яздырды.
"Район гәҗитен яратып укыйм, - диде Рәмис Хатыйп улы, - анда район хакындагы барлык мәгълүматлар бар. Вакытлар узу белән нәрсәләрдер хәтердән җуела, ә район гәҗите төпләмәсе шәһәр һәм районыбызның басма елъязмасы, кешеләр язмышы тарихы буларак саклана. Гәҗитнең 100 еллыгында коллектив үзенең укучыларын тагын да кызыклырак язмалар белән сөендерер дип өметләнәм. Уңышлар телим!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев