Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы игенчеләрен һәр көн сөендерә

"Содружество" ҖЧҖ - районда иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе.

Бөртеклеләр мәйданнары гына да 12570 гектар били (сөрү җирләре 19081 гектар).
Урак өстендә игенчеләр бер генә минутны да югалтмыйлар, өлгергән игеннәрне тулысынча суктырып алуга бөтен тырышлыкларын куялар.
Уңышны 12 комбайн җыя, һәркайсында - бер-беренә тиң ике комбайнчы, эш ике сменада оештырылган.
Урып-җыю комплексы төгәл эшли. Биредә барсы да мөһим - комбайнчылар эше турындагы мәгълүматлардан алып кырда төнге дежурга кадәр. Игенчеләр басуда ашыйлар, комбайннар да шунда заправкалана, бункерларның тулуын камазчылар күзәтәләр, ә Нармонка һәм Чинчурино ындыр табагындагы ашлык шунда ук Буа һәм Чүпрәле элеваторларына озатыла.
- 8 мең тонна бөртек озатылды, шуларның 88 проценты чәчүлек материал. Хәзергә гектардан 23 центнер уңыш белән, барлыгы 9 мең тонна суктырылды, - дип хәбәр итте безгә икътисадчы Зәйтүнә Шихранова.
Хуҗалык югары техник җиһазланышы белән башкалардан аерылып тора. Заманча техника сатып алу дәвам итә. Быел чәчү комплексы булган куәтле трактор алганнар, тиздән "Акрос" комбайны кайтып җитәчәк. Механизаторларның барсы да беренче класслы, иң яшенә - 21, олысына 55 яшь. Хуҗалык җитәкчелеге кадрларның кадерен белә.
- Механизаторлар югары җитештерүчәнлек белән кызыксыналар. Сезонда комбайнчылар 100дән 200 мең сум һәм аннан да күбрәк эшләп алалар. Бездә хезмәткә түләүнең прогрессив-үсә баручы шкаласы плюс премия системасы гамәлдә, - дип уртаклаша хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Сабиров. - Механизаторларның күпчелеге үзебезнекеләр, югары уку йортларында агрария буенча һөнәри осталыкларын күтәрүчеләр дә бар.
Халыкның мәшгульлек үзәгеннән җибәрелгән ике тәтешлегә дә урак өстендә биредә эш табылган.
Кыр эшләре барсы да комплекслы алып барыла. Бөртеклеләрне урып-җыю белән бергә 2016 ел уңышы өчен туфрак әзерлиләр: 3250 гектар - көзге чәчүгә әзер, 500 гектар шикәр чөгендере өчен һәм тагын 550 гектары калаксыз эшкәртелгән. Һәр аяз көн игенчеләрне сөендерә. Һәм гадәттәгечә "Содружество" комбайнчылары да, район башлыгыннан акчалата бүләкләр алып, район ярышын әйдәп баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев