Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы Киртәле авылының бер көне

- Бер җан иясен булса да очратасы иде, - дигән уй йөгерде баштан, әмма урамнар буш булды.

Фотокамераны алабыз. Беренче кадр: җимерелеп бара торган бина түбәсендә каеннар үсеп утыра. Аларның моннан бик күп еллар элек үсә башлаулары әле дә хәтердә, ә бина шул вакыт эчендә тагын да ныграк җимерелгән.
Бер яшь кеше нәрсә төшерүебез белән кызыксынды. Сорашуы юкка түгел икән. Ул әлеге бинаны үзенең КФХ ихтыяҗлары өчен сатып алырга теләгән, әмма бәясе саллы булып чыккан.
Авыл мәдәният йортыннан, аңа да ремонт таләп ителә, Гагарин урамы буйлап төшеп киттек.
Тирә-ягы җыйнак һәм чәчәкле булган йорт игътибарыбызны җәлеп итте.
- Тирә-яктагы үләннәрне һәрдаим чабып торабыз, ә хатыным чәчәкләр үстерә дип билгеләп үтте әңгәмәдәшебез Виктор Ещиганов. - Биредә эшкә урнашу авыр, шуңа да хуҗалыгыбызда, үзебез, гаиләбез өчен эшлибез.
- Авылда чәчәкле йортлар күп түгел... - дип искәрттек без.
- Андый матурлык Людмила Адаряевада бар, - диде Галина.
Без ул йортны таптык, чынлап та, матур. Киртәлеләр дә аның яныннан узганда, әлеге матурлыкка игътибар итәләр. Кадышта шәфкать туташы булып эшләүче олы җанлы хуҗабикәне, әлбәттә, ул авылдашларын да ярдәменнән калдырмый, яхшы беләләр. Авылның шушы өлешендә киртәлеләр белән дә аралаша алдык. Кемнәрнеңдер мөмкинлеге булып төзелеш белән шөгыльләнүләренә, иртәгәге көнгә уңай уй-максатлар белән яшәүләренә сөендек.
Урюмлы Нина Болгова, ачыкланганча, биредә өс һәм аяк киемнәренең сәүдә рәтен ачып җибәргән. Мөлаем йөзле, әмма катлаулы язмышлы әлеге ханым белән әңгәмә кордык.
- Ирем белән икәү биш еллап сәүдә итәбез. Чыгышым белән мин Килдештән, 1997 елдан бирле Урюмда яшим. Атнаның һәр көнендә район авылларында сату итәбез, - диде ул елмаеп. - Яшәргә була. Шуңарчы социаль яклау бүлегендә эшләдем, әбиләрне карадым.
Нина Петровна - икенче группа инвалид, бик тә актив һәм шат күңелле кеше. Аның, чирләвенә карамастан, ихтыяр көчен җигеп, үзен авырлыкларны җиңәргә һәм бары тик яхшыга гына омтылырга мәҗбүр итә алуына сокланырга гына мөмкин.
- Авылдашларыгызга нәрсәләр телисез? - дип сорадык Антонина Еркинадан.
- Тормышлары җитеш булсын. Төп проблемалар­ның берсе - юллар һәм су.
Ә менә капка төбендә утыручы әбиләрне барыннан да бигрәк авылда хакимиятнең (җирлек башлыгы) булмавы борчый. Тик шулай да алар бу вазифага авылдан кемне дә булса сайлап әйтә алмадылар.
Сыер савучылар күтәренке кәеф белән эштән кайталар, мәктәпне яңа уку елына әзерлиләр. Уку йорты янындагы бакчада бер генә чүп үләненең булмавы - педагогия кол­лективы һәм укучылар­ның тырышлыгы. Җиләкҗимеш җыю бара, соңрак мәктәп ашханәсе суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, помидор белән тулыланыр. Республика программасы буенча Киртәле җирлегенең барлык авылларында урамнарны яктырту өчен лампалар урнаштыралар.
Киртәлеләр чүп үләннәрен дә җиңәрләр, урамнар гына түгел, аларның күңеле дә яктырыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев