Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы кунаклар кабул итте

24 майда, иртә белән Тәтеш пристаненә 150 пассажир белән ап-ак төстә дүрт палубалы "Ф. И. Панферов" теплоходы килеп туктады.

Безгә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалис­тик Хезмәт Геройлары - Илдус Мостюков, Николай Фролов, Радик Җәләев, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, алар арасында өчесе Сталинградны саклаучылар, шул исәптән иң өлкән катнашучы - 95 яшьлек Любовь Козлова, тыл эшчәннәре килделәр. Алар белән бергә Татарстан яшьләр оешмалары вәкилләре, яшь кадетлар да бар иде.
Быел сәяхәттә катнашучылар өчен аерым маршрут оештырылган: Казан - Волгоград - Казан. Тәтешкә килүдән тыш, алар Саратов, Самара һәм Тольяттига керәчәкләр.
Сәяхәттә катнашучылар өчен тәтеш­леләр бай программа әзерләгәннәр, алар күңелләргә хуш килерлек театральләштерелгән күренешләр куеп, кунакларны прис­таньдә үк гаҗәпләндерделәр. Дан Мемориалы янында үткән "Безнең халык хәтер белән көчле" дип исемләнгән тантаналы митинг һәркемдә тирән тәэсирләр уятты. Аны район башлыгы Рәмис Сафиуллов ачып җибәрде. Барсын да җылы сәламләп, ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына аеруча да рәхмәт белдерде, тыл эшчәннәренең, сугыш чоры балаларының шул еллардагы хезмәтләрен бәяләде. "Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгы аркасында тынычлыкта яшибез", - дип ассызык­лады Рәмис Хатыйп улы.
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны көчле алкышлар белән каршыладылар. "Сәяхәт оештыруда ярдәм иткән өчен Татарстан җитәкчелегенә без рәхмәтле, - диде ул, хис-кичерешләрен белдереп. - Иң мөһиме - җиңү яулаган, күтәренке рухлы, нык ветераннарны без бүген күрәбез. Бу илебезнең алтын фонды. Һәм бүген дә алар сафта: дәүләт өчен бөек эшләр башкаралар - яшь буынны үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр".
Сәфәр делегациясенең җитәкчесе, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР ветераннар иҗтимагый оешмасы төбәк республика советы рәисе Хәбир Иштирәков митингта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов тәтеш­леләргә бәяләп бетергесез бүләк ясады. Ул Советлар Сою­зы Герое исеменә тәкъдим ителгән җиде якташыбызның бүләкләнергә тиешле кәгазьләрен тапкан һәм алып килгән. Менә аларның исемнәре яңгырый:
Лапаев Николай Константинович,
Ислюков Марк Михайлович,
Кабанов Михаил Тимофеевич,
Карбулов Виктор Григорьевич,
Макарушкин Иван Степанович,
Силантьев Андрей Иванович,
Фурасьев Александр Семенович.
Иң сөенечлесе, ике Дан ордены иясе, сугыш ветераны Михаил Николаевич Павлов үз бүләген күрә алды. Михаил Валерьевич әйтеп үткәнчә, билгесез сәбәпләр аркасында документлар яшерен архивта ятканнар. Бары тик XXI гасырда гына Михаил Дмитриевич Якушкинның бүләкләү кәгазе яшертен булудан туктатылган. Ул II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Эзләнүчеләр шулай ук сугышта катнашканда хәбәрсез югалган дип саналучыларның исемлеген тапшырдылар, аларның рәсемнәре белән шәхси карталары немец архивыннан табылган (барлык бүләкләр турында безнең район гәзите киләсе саннарда сөйләр, шулай ук сугышчыларның тулы исемлеге бас­тырылачак).
Һәлак булучыларны Бер минут тынлык белән искә алдылар, Дан Мемориалына гирлянда һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Сәяхәтчеләр шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар, Вшиха тавыннан күренеп торган чал Идел киңлеге белән сокландылар, җирле музейда күп нәрсәләр белән кызыксындылар, Тәтешне үзләре өчен матур табигатьле буларак истә калдырачакларын әйттеләр. Әлеге искиткеч кешеләрнең алда торган сәяхәтләре дә якты һәм матур булыр дигән өметтә калабыз.
Р.S. Делегация составына районыбыз­дан Тәтеш кадет мәктәп-интернаты шәкерте Евгений Врясов һәм җирле шагыйрә Елена Шумилова керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев