Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы кырларында урып-җыю эшләре гөрли

Район игенчеләре бер минутны да югалтмыйлар.

"Нур" агрофирмасы"
Биредә көзге культураларны җыеп-алу тулы көчкә бара.
"Кырга чыгарга яңгырлар комачаулады, - диде хуҗалык җитәкчесе Радик Нургалиев, - 3 августтан басуларда инде 30 техника эшли. Бер комбайн ура, бишесе суктыра. Алар артыннан ук салам да җыела. Аны төнлә төргәклиләр, ә көндезен азык утарына ташыйлар. Бер үк вакытта туфрак та эшкәртелә. Әгәр көннәр аяз торса, тиздән көзге культураларны җыеп алуны тәмамлаячакбыз".
"Яңа юл" ҖЧҖ
Уракка төшкәннән бирле 160 тонна икмәк җыеп алынган. Суктыруда ком­байнчылар Сергей Пантелеев, Александр Морозов, Хамис Гаязовлар эшлиләр. Ә Салават Гаязов КамАЗы белән ындыр табагына яңа уңыш ашлыгы ташый. Азык җыю комбайнында Марат Вәлиев 1351 тонна яшел масса урган. Механизаторлар Радик Сафиуллин, Фирдус Кадыйров, Илдус Шакиров сенаж траншеяларын тутыруны дәвам итәләр.
"Новая заря" агрофирмасы" ҖЧҖ
Бөртекле культуралар мәй­даны 1250 гектар били, шуның 140 гектары җыелган. "Эшләргә яңгыр­лар комачаулый. Кырга атна башында гына чыктык, - ди хуҗалык җитәкчесе Илһам Хисамов. - Тәҗрибәле комбайнчылар Рафис Җәләлетдинов, аның ярдәмчесе Айрат Әхмәтҗанов, Фиргать Хөснетдинов, Илфат Мөхәммәтуллин улы Динар белән, ул хуҗалыкка яшь белгеч булып кайтты, тырышып эшлиләр.
Илшат Мөхәммәтуллин СК-5 "Нива"да 600 гектар урды. Ындыр табагына 300 тоннага якын икмәк кайтты. Биредә пенсионерлар Саимә Шәйхаттарова, Галина Гыйззәтуллина, Гөлфирә Хәйруллина һәм Фармуза Сибгатуллиналар зур ярдәм күрсәтәләр.
"Родина" агрофирмасы" ҖЧҖ
Олы Шәмәк җирлеге мәдәният хезмәткәрләре хуҗалыкның машина-трактор паркында булдылар. Алар ашлык басулары эшчәннәре өчен җырлы-биюле концерт программасы әзерләгәннәр. Механизаторлар үзешчән артистларга рәхмәтләрен көчле алкышлар белән җиткерделәр. Хуҗалык җитәкчесе һәм баш агроном урак-2015 бурычларын бәян итте.
"Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ
Биредә игеннәре җыелган басуларның уңышы гектардан 30 центнер тәшкил итә - районда иң югары. Без "кыр 210"да булдык - мәйданы өчен аны шулай дип йөртәләр икән. "Клаас" комбайннарының 8 экипажы игеннәрне урып-җыя. Механизатор Сергей Платонов уракка төшкәннән бирле 6,5 мең тонна суктырган. "Сергей кебек егетләр күбрәк булсын иде - язын чәчә, үсемлекләрне эшкәртә, урак өстендә игеннәрне җыя, аннары - чөгендерне. Ул үз эшен, техниканы, ә иң мөһиме туып-үскән җирен ярата", - дип бәяли аны хуҗалыкның баш инженеры Юрий Мешков.
Бу эштә комбайнчыга авыл хуҗалыгы техникумы студенты Радик Измайлов булыша. "Тиздән армиягә китәчәк, - ди кулдашы, - әмма туган җиренә әйләнеп кайтырга вәгъдә итә, бәлки безгә эшкә дә килер әле".
"Андый сыналган егетләргә бездә һәрвакыт урын табыла", - дип өсти Юрий Николаевич. Бөртеклеләрдән тыш, хуҗалыкта борчак суктыру, салам җыю, туфрак эшкәртү тулы көчкә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев