Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы Сөендек авылында гражданнар җыелышы булды

Барганда юлларның кардан киң итеп чистартылуына игътибар иттек, авыл эчендәгеләр дә сыйфаты буенча аерылмый.

Мәктәпнең чара үтә торган зур булмаган коридоры туган якларының бүгенге­се һәм киләчәге белән кызык­сынган башчылылар, сөендек­леләр белән тулы иде.
"Узыгыз, утырыгыз, менә Башчыда яңа мәдәният йорты төзелгәч, ул чакта урын һәркемгә дә җитәрлек булачак", - дип кунакчыл чакыралар районнан килгән вәкилләрне авыл кешеләре. Җирлек баш­лыгы Хафиз Измайлов та моны раслады: "Җәйне көтеп тормыйча, төзүчеләр бу айда ук инде эшкә кере­шә­чәкләр".
Аның үткән елга отчеты барышында, анда шактый гына уңай ми­з­гелләр яңгырады, халыкны борчыган мәсьәләләр дә каралды.
Ул йорт ху­җалыкларында никадәр техника барлыгын әйткәннән соң, район баш­лыгы урынбасары Евгений Курков болай дип билгеләп үтте: "Барыбызга да күренгәнчә, халык начар яшәми, узган елда кредитлар бары тик 1 миллион 260 мең сумлык кына алынган. Авыл кешеләре өчен программа эшләгәндә алардан файда­ланырга кирәк, чөнки Хөкүмәт акча­ны нәкъ сезнең өчен бү­леп бирә дә бит инде".
Халыкны авылларда Сбербанк бүлеге булмавы бор­чый. "Карт кеше акча алыр өчен Тәтешкә бара аламы инде, аңа шулай ук карточка белән эшләве дә кыен", - дигән тавыш яңгырады залдан. Евгений Гаврилович моңа бик тиз җавап бирде: "Шушы айдан райондагы һәрбер җирлек территория­сендә сезгә уңайлы булсын өчен нотариаль эшләр яңадан башлап җибәрелә. Документларны урында рәс­ми­ләштерегез".
Балаларны йөртә торган салкын автобусны җылыга алыштыру мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. Шулай ук юлларны, су үткәргечне ремонтлау, тулаем террито­рияләрне төзекләндерү ту­рында да сөйләшү булды.
Халык авылдагы кыр-ба­суларның буш ятмавын уңыш елмаюга тиң дип са­ный - игеннәр гөрләп үсә, көзен шикәр чөгендере өемнәре барлыкка килә, хатын-кызлар фермага савымга ашыга. "Р. Г. Сафиуллова" КФХ биредә инде ун ел нәтиҗәле эшли, анда 38 кеше хезмәт куя, сезонга карап өстәмә кадрлар җәлеп ителә. Өстәвенә эшчәннәрнең айлык хез­мәт хакы уртача 28 мең сум тәшкил итә.
Район башлыгы урынбасары уннарча ел элек фермада бер сыердан савылган сөт 1 килограмм җиде йөз грамм тәшкил итүен, бүгенгә - 17 килограмм, ә үткән ел бер башка уртача сөт савымы 6900 килограмм булуын искә төшереп үтте.
Авыл хуҗалыгы предприя­тиесенең башкарма директоры Илсур Мөхәммәт­җанов 2016 елда җитештерелгән продукцияне сатудан алынган акчалата керем 202 миллион сум тәшкил итә, продукция­нең артымы - 33 процент, дигән мәгълүматны җиткерде. Ә хуҗалык вакытында түләп барган барлык салымнар район, республика казнасына керә бит.
Җитәкче Римма Сафиулло­ва авыл халкына һәрвакыт ярдәм итә. Аның булышлыгында авыллардагы юллар даими чистарты­ла, җәй ва­кытларында үләннәр чабыла, төрле чараларда хәйрия ярдәме күрсәтелә.
"Безнең ниятләр һәм проб­лемаларны аңлап кабул иткәнегезгә сөенәбез, - диде җирлек башлыгы Ха­физ Измайлов. - Ләкин сез дә КФХ тәэмин иткән суны файдаланганлыкка түләргә онытмагыз", - дип мөрәҗәгать итте ул якташ­ларына.
Сөендек клубы директоры Люция Хәлиулловага һәм әйдәп баручы кит­апханәче Гүзәл Шәйхиевага район башлыгы Рәхмәтләре, шулай ук авыл хуҗалыгы предприя­тиесе алдынгыларына Рәхмәтләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру иң күңелле мизгелләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев