Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районы Удельное Нечасово авылында күп фатирлы йортны ремонтлауга керештеләр

    Әлеге йорт авыл башында ук тора һәм ике катлы булуы белән игътибарны җәлеп итә.

    Ничектер авылга хас булмаган күренеш. Йорт узган гасырның 60нчы елларында, төгәлрәге 51 ел элек (Ленин урамы, 39), авыл интеллигенциясе - укытучылар өчен салынган.
    Озак еллар ул җирле хакимиятнең баш авыруы булган. Анда ярты гасыр эчендә бер тапкыр да ремонт ясалмаган, кем әйтмешли, "сакаллы" проблемага әйләнгән. Мич белән җылытылган, шуннан соң, колхоз җитәкчелеге аңа яңарыш керткән - янкорма салдырган, фатирлар мәктәп котельнясыннан җылытыла башлаган. 2000 елда - янә үзгәреш: газ белән җылыту, аннары, экономия максатында, кабат утынга күчкәннәр.
    Бина искергән, түбәсе тишелгән һәм, ниһаять, аны авария хәлендә дип таныганнар. Һәм менә бүген, республика, район һәм җирле җитәкчелек тырышлыгында, анда эш кайный. Капиталь ремонт программасы буенча түбәсен яңадан япканнар. "Төзүчеләр стеналарны җылытыр­га һәм сайдинг белән тыш­ларга вәгъдә итәләр", - дип өметләндерә җирлек башлыгы Григорий Хмельников. Димәк, урыны-урыны белән кубып төшкән стена хәзер анда яшәүчеләрне озак борчымас. Шунда перфоратор тавышына күршеләр чыктылар. Вакыйга: фатирларга аерым газ белән җылыту системасы кертәләр. Ул гына да түгел әле: тиздән санузеллар, ванна бүлмәләре дә булачак. "Ремонт ясарлар дип инде көтмәгән дә идек. Хәзер шәһәрдәгедән ким яшәмәячәкбез", - диләр сүзгә һәвәс нечасоволылар. "Хәтта яхшырак та! - дип өстиләр. - Без бит авылда яшибез!"
    Хәер, күп нәрсә аларның үзләренә, теләкләренә, мөмкинлекләренә дә бәйле: инде кайбер фатирлардагы кардай ак пластик тәрәзәләр игътибарны җәлеп итеп, өмет уята...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: