Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы юлларында хәл катлаулы булып кала бирә

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең рейдлар үткәрүләренә, патрульлек итүләренә, газета, телевидение аша профилактик эшләр алып барылуга карамастан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар кимеми.

Җәяүлеләрнең дә сабырлыклары җитенкерәми, алар, светофор сигналларына игътибар итмичә, юл аша чыга бирәләр. Шоферлар да, тизлек режимын бозып, яхшы юллардан билгесезлеккә "очуларын" дәвам итәләр.
23 июньдә Тәтеш - Ундоры юлында килеп чыккан хәл аеруча фаҗигале.
Урюмлы, ВАЗ-21124 шоферы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайлый алмыйча, машинасы белән юл кырыена төшеп каплана. Үзе фаҗига урынында һәлак була. Аңа барлыгы - 35 яшь.
Шул ук көнне Казан - Ульян - Олы Тархан юлында "Лада Калина" машинасы шоферы велосипедчыны бәрдерә. Ул, юл-транспорт кагыйдәләрен бозып (велосипедтан төшмәгән), юлны кисеп чыккан. Велосипедчы бит, муен, күкрәк җәрәхәтләре белән Буа үзәк район хастаханәсенә озатылган.
2015 елның 6 аенда район территориясендә 11 юл-транспорт фаҗигасе күзәтелгән, анда 10 кеше имгәнгән, 3се үлгән.
Кешегә гомер бер генә бирелә. Бу хакта онытмагыз һәм машина руле артына утырган якыннарыгызны бәла-казалардан кисәтегез.
P.S.: Полиция мәгълүматлары буенча, узган атнада тәтештә 4 машинадан автомагнитола, авторегис­тратордан алып флешкага кадәр алганнар, шулай ук Бакырчыда автомагнитола һәм бензин урланган. Транспорт белән исерек килеш идарә иткән 4 шофер тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев