Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы Жуково авылында ветеринария пункты төзелеше төгәлләнеп килә

Ул районда, Президент программасы буенча төзелгән, модульле ветеринария пунктының өченчесе.

"БУА-Энергия" ҖЧҖ подряд оешмасы ике атна эчендә аны җыеп та куйды. Бүлмәләрдә яңа җиһазлар да бар инде, сантехника урнаштырылган. Коммуникация үткәрү һәм территорияләрне төзекләндерү программа тарафыннан каралмаган, шуңа күрә дә аларны җирле үзидарә, авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм ветеринария хезмәте көче белән уздыралар. Июльнең беренче ункөнлегендә ветеринария пункты сафка басар дип ниятләнә. Әлегә биредә "Колос" техникасы, ветеринария хезмәте белгечләре эшли. Җирлек башлыгы җитәкчелегендә иреклеләр яшь отряды тирә-яктагы чүп-чарны җыештыра. "Хезмәт хакы" - шоколад белән түләнә.
Су кертәсе, канализация коесын җиһазлыйсы калган, үткән атнада барсы да моның белән генә шөгыльләнгән дә инде.
Күрше авыл - Иоковода да өй туе булачак. Президент программасы буенча биредә шулай ук булачак ФАПның кызгылт сары төстәге йорты салынган. Июль урталарында авыл халкы өчен шатлыклы вакыйга - яңа медпунктны ачу тантанасында катнашырбыз дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев