Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын хөрмәтләделәр

Узган җомгада "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексы залына кыр һәм ферма эшчәннәре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре һәм җитәкчеләре, район һәм республиканың азык-төлек җитешлеген булдыручылар җыелды.

Һәм бу буш сүзләр түгел, тәтеш­ле­ләрнең уртак күмәчкә керткән саллы өлеше шактый авырлыкта. Уңдырышлылык һәм тулаем иген җыю буенча республикада дүртенче урынны, шикәр чөгендере буенча икенчелекне биләп торуыбыз белән горурланабыз. Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләреннән ак­чалата керем, 2015 ел белән чагыш­тырганда, икеләтә арткан һәм 1 миллиард 700 мең сум тәшкил итә, рентабельлек - 16,9 процент.
Моңа хуҗалык алып бару осталыгы ярдәмендә ирешел­гән, районның машина-трактор паркы яңара, товарлыклы-сөтчелек фермаларында ремонт бара, биш мини-­ферма төзелгән, 14,7 миллион сумлык алты грант алынган.
Җирле киностудиянең "Уңыш-2016" видеоролигын караганда, бәйрәм кунаклары районның урак өсте барган барлык кырларында "булдылар", ә яңа уңыштан пешерелгән икмәк тантана уңаеннан корылган мул табынны бизәп торды.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов барлык якташлары исеменнән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә олы хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Көндәлек хезмәтегез, рух күтәренкелеге, туган җиргә булган бетмәс-төкәнмәс ярату хисләрегез өчен ихлас рәхмәтне кабул итегез. Районның уңышы - ул сезнең һәм көчләрен, вакытларын кызганмыйча халыкны сыйфатлы ризык белән тәэмин итүчеләрнең, шулай ук безнең хөрмәтле ветераннарның хезмәте. Сәламәтлек, җитешлек һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!" - диде Рәмис Хатыйп улы.
Тәтешлеләрне бәйрәм белән тәбрик­ләргә Татарстан башкаласыннан да кунаклар килгән иде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларына Россия һәм респуб­лика дәрәҗәсендәге бүләкләрне тапшыр­ганда сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләп, республиканың аграр ведомство башлыгы Марат Әхмәтовның сәламен җиткерде.
ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Якушкин, рес­публика дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе начальнигы Радик Зиятдинов, "Ак Барс" агроширкәте вәкиле Камил Галиев тәтешлеләргә үзләренең котлауларын белдерделәр. Алар районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенең соңгы өч елда бик яхшы һәм республикада югары рейтингта булын билгеләп үттеләр: "Сезнең игенчеләр, терлекчеләр заманча, нәтиҗәле һәм тырыш хуҗалык итү осталыгын эштә күрсәттеләр".
Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан хәзерләнгән "Җир-анага гашыйк булганнарны хөрмәтлибез" дип исемләнгән концерт программасы һәркем өчен искиткеч бүләк булды. Килгән артистлар Рамил Мингалиев, Виктор Моисеев, Ринат Рәхмәтуллин, Гүзәл Салаватовалар рәхмәт алкышларына күмелделәр. Матур гадәт буенча, җирле башкаручыларны да тамашачылар яратып каршылады: "Умарина" фольклор ансамбле, "Сәйлән" вокаль ансамбле, "Мелодия" дуэты, Самат Нургалиев, Сергей Ерастов, Ирина Козлова һәм башкаларны.
Сәхнәдән игенче, терлекче хезмәтен данлаучы җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев