Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды

    Чәчелгән 42664 гектар мәйданнан 171 мең 935 тонна иген суктырып алынды.

    Аның уртача уңдырышлылыгы үткән елгы күрсәткечтән - бер гектардан 31,3 центнер - шактый артып китеп, гектардан 40,3 центнер тәшкил итүе сөендерә. "Колос" - гектардан 59 центнер, "Р. Г. Сафиуллова" - гектардан 56 центнер, "Бакырчы" - гектардан 46,8 центнер, предприятиеләре югары дәрәҗәдәге агротехнологияләр белән кырлардан иң күп уңыш алу мөмкинлегенә ирештеләр.
    "Быелгы уңыш шатландырды. Игеннәрне эшкәртү технологиясе катгый үтәлгән хуҗалыклар Тәтеш икмәгенә саллы өлеш кертте. Алар безнең яклардагы һава торышы шартларына яраклаштырылган югары уңыш бирүче орлык сортлары белән оста эш итә белә, үсемлекләрне сак­лауга акчаларын кызганмый. Район башлыгы Рәмис Сафиулловның ашлама кертү буенча игенчеләргә таләпчән күрсәтмәләре дә быелгы яхшы нәтиҗәләргә йогынты ясады: чәчүлекләрнең һәрбер гектарына тәэсир итүчән матдәдә 95 килограммга якын ашлама кертелде, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов, урып-җыюга йомгак ясап. - Тулысынча анализ ясыйбыз һәм ­хаталар өстендә эш уздырачакбыз".
    Һава шартлары аркасында иген уңышын җыюны башлау өч атнага тоткарланса да, сентябрьнең аяз көннәре аны соңартмаска ярдәм итте һәм игенчеләр моңардан файдаланды да. Югалтуларсыз җыеп алу өчен, алар бар тырышлыкларын куйдылар.
    Районның машина-трактор паркын яңарту мәсьәләсендә аграрийларның алга китешен дә билгеләп үтәргә кирәк: әгәр өч ел элек югары технологияле җиде комбайн сатып алынса, үткән елны - тугыз, быел инде - шулай ук тугыз һәм ура торган тагын ике "МакДон".
    Республика элеваторларына уңыш-2017дән 80 мең тонна ашлык озатылды, район хуҗалыклары амбарларына 10 мең тоннага якын чәчүлек орлык һәм 10 мең тоннадан күбрәк бөртек фуражы салынды.
    Мул уңыш - тотрыклылык һәм шәхси хуҗалыклар өчен үсеш гаранты: ашлык хезмәт хакына да, пай өчен дә һәркемнең теләге буенча бирелә.
    Игенченең хезмәте җиңел түгел, матди рухландыру аның нәтиҗәлелегенә шактый этәргеч булып тора. Быел иң яхшы комбайнчыларга приз фонды 50 процентка арттырылды һәм 130 мең сумга якын тәшкил итте. Механизаторларга тырыш хезмәтләрен бәяләп Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның ачыктан-ачык кырда шәхсән алар өчен әйтелгән хуплау һәм рәхмәт сүзләрен ишетү күңелләрне үсендерде. "Мондый игътибар бик мөһим һәм көч бирә", - дип уртак­лаштылар игенчеләр. Әмма аларга тынычланыр­га вакыт юк. Көзге игеннәрне чәчүне тәмамлаганнан соң (17 мең 656 гектар сөрү җире чәчелде) туфракны төп эшкәртү бара. "Колос", "Р. Г. Сафиуллова", "Авангард", "С. М. Казаков" авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгы урында.
    Чөгендер игә торган хуҗалыклар өчен бу көннәрдә кызу вакыт, югары табышлы культура яхшы керем китерә. Фермер Сергей Казаков әлеге эшне башкарып чыкты, казып алуны да, гектардан 509 центнер уңдырышлылык белән 10 мең тоннадан күбрәк күләмдә татлы тамыразык­ларны ташуны да тәмамлады. "Колос", "Агро-Союз" һәм "Содружество" шикәр заводына төяп озату белән мәшгуль.
    Терлекләргә тук кышлатуны тәэмин итү өчен районда силоска кукуруз уру бара, көнбагыш һәм орлыкка дигән кукуруз үз сәгатьләрен көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: