Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында чәчү кампаниясе нәтиҗәләренә тикшерү ясыйлар

    Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов сүзләренә караганда, тулаем алганда, ул оешты­рылганлык белән узды. Аграрийларның эше җайга салынган, районның машина-трактор паркы яңартылган, шулай ук һава торышы туфракта дымны сак­лап калырга мөмкинлек бирде - боларның барысы да чәчүне уңышлы үткәрүгә йогынты ясады.

    Барлыгы 43,8 мең гектар сөрү җире чәчелгән, шуның күп өлешен сабан ашлыклары тәшкил итә - 26,7 мең гектар, 5,2 мең гектары шикәр чөгендере.
    Хәзергесе вакытта авыл хуҗалыгы предприятиелә­рендә чә­чүлекләрне карап-­тәрбияләү алып барыла: шытып чыкканчы һәм шытып чыкканнан соң тырмалау, үсемлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан саклау, яфрак һәм тамырны өстәмә тукландыру уздырыла.
    "Содружество", "Колос", "Ба­кырчы", "Новая заря", "Нива", "Р. Г. Сафиуллова", "Нур", "С. М. Казаков", "Р. М. Заһидуллин" КФХ үсемлекләрне сак­лау буенча оештырылганлык бе­лән эшли.
    Гәҗитебезнең рейд брига­да­сы авыл хуҗалыгы пред­приятие­ләрендә булды.
    Чын күңелдән эшләп
    "Авангард" ҖЧҖда чәчүдә 10 механизатор һәм 11 техника хезмәт куйган.
    "Агратор" чәчү комплексында тәҗ­рибәле игенчеләр Юрий Зубов, Владимир Левштанов, "Агромастер"да Андрей Вишняков эшләгән, ә Юрий Калашников алар өчен чәчүлек ташырга өлгергән. Һәрбер комплекс 300 гектарга якын сабан бодае һәм арпа чәчкән. 359 гектар биләп торган кукуруз һәм көнбагыш белән Михаил Абмаев шөгыльләнгән.
    Ашлама кертү Ви­ктор Борисовка, төягеч һәм илтеп җиткерү Анатолий Лаврентьев ышанып тап­шырыл­ган. Михаил Гуслев, Владимир Борисов һәм Николай Кириллов туңга сөрелгән җирләрне тырмалаган.
    "Эшне вакытында төгәлләдек, барысы да чын күңелдән хезмәт куйды", - диде хуҗалыкның баш агрономы Анатолий Калашников.
    Бөтен шартлар да бар
    "Колос" агрофирма"сы ҖЧҖ чәчү буенча план күрсәткечләрен үтәде.
    "700 гектар арпа чәчтек, 650 - сабан бодае, 380 гектар берьеллык үләннәр, 100 - бөртеккә кукуруз, 260 - силоска, шикәр чөгендере 700 гектарда. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәләрен үтәп, 180 гектар чәчеп, борчакның мәйданнарын 30 гектарга киңәйттек", - дигән мәгълүматны җиткерде баш агроном Илнур Измайлов.
    Белгечләр көзге культураларның торышы яхшы булуын билгеләп үтәләр, бер гектар чәчү җиренә 250 килог­рамм аммиак селитрасы кертеп, алар вакытында өстәмә тукландырылган. Ашлама кертү авиатехника һәм "Туман" ярдәмендә алып барылган.
    "Һава торышы шартлары аркасында чәчү бераз сузылды, ләкин анда катнашучыларның барысы да моңа җайлашты, шуңа күрә дә тиешле вакытка сыеша алдык дип саныйм", - диде хуҗалыкның инженер урынбасары, трактор бригадасы бригадиры Таһир Якупов.
    Биредә озак еллар инде көчләрен кызганмый, эш­ләрен сыйфатлы башкарып, ахыргы нәтиҗә өчен үзләренең җаваплылыгын тулысынча аң­лау­чы кеше­ләр хезмәт куя.
    Рәфыйк Шәйдуллов белән Альберт Шәйдуллин куәтле "Нью Холланд"ны идарә итсә, икенче агрегатта Анатолий Гуслев белән Валерий Федотов эшләгән. Владимир Косов культивацияләгән һәм тырмалаган.
    Бөртек технологиясе буенча кукуруз чәчүгә Олег Гурьянов һәм Рәмис Котлемәтов алынган. Николай Деньгов арпа чәчү белән мәшгуль булса, Валерий Овинкин чәчүлек җирләрне тигезләгән.
    Район үсемлекчелекләре раслаганча, эшкәртү технологияләрен тайпылышсыз үтәгән вакытта шикәр чөгендере яхшы табыш китерә. "Колос"та югары уңдырышлылыгы һәм шикәрлелеге белән аерылып торган "Светлана" сор­тына өстенлек бирәләр. Аны Таһир Җамалов белән Сергей Кудашов чәчкән, ә башка агрегатта - бертуган Әмир һәм Зәбир Җамаловлар.
    "Кояш, җылы кирәк", - ди­ләр аграрийлар. Ул чак­та люцер бик тиз үсеп ки­тәчәк, эшнең киләсе этабы башланачак, чөнки май азыклары иң сыйфатлысы.
    Механизатор Сергей Куда­шов үзенең "МакДоне"сында үлән чабарга әзер.
    "Яз җитте, безнең кызу чор башланды, - ди ул шатлык белән. - Яхшы чәчтек, үткән елны азыкка 2700 гектар чаптырдым, быел да сынатмам, аннары чөгендер төягечкә күчеп утырам. Безнең коллектив иң яхшысы, дус-татуы, төрле милләт кешеләре җыелгангадыр, мөгаен. Җитәкчелек кайгыр­тучанлык күрсәтә, хезмәт барышының механизмы вак-төягенә кадәр көйләп куелган, тулы кыйм­мәтле тәмле төшке аш, лаеклы хезмәт хакы вакытында түләнә. Гомумән алганда, нәтиҗәле эшләр өчен бөтен шартлар да бар, тырышачакбыз", - диде хуҗалыкта стажы 15 елга якын тәшкил иткән Сергей, рух күтәренкелеге белән. Аның сүзләрен хезмәттәшләре дә хуплый, чөнки аларга эш нәтиҗәләренең узган елгы уңыштан да яхшырак булуы мөһим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: