Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында чиркәү төзиләр

    Чинчуринода чиркәү төзелеше дәвам итә.

    Узган гасырда әлеге урында Дмитриев чиркәве булган, әмма динне эзәрлек­ләү елларында ул юкка чыгарылган.
    "Миңа алты яшь иде, аны өч трактор белән ничек итеп җимерү­ләрен яхшы хәтерлим, - ди Михаил Тихонов. - Ләкин кешеләргә килеп дога укыр һәм Аллаһка якынаер өчен урын кирәк булды. Һәм 2015 елда җирле Советның элекке депутаты Нина Рыбакина башлап йөрүендә җыенда чиркәү төзелешен башларга карар ителде".
    Архитектор Николай Смир­нов төзелеш планы белән ярдәм итте, ә смета исәп-хисабын, шулай ук бер тиен дә алмыйча, тәтешле Сергей Сафронов ясады.
    Үткән елны авыл халкыннан җыелган акчага нигезен салалар, стенасын өя башлыйлар. Хәзер алтынсу гөмбәзле кызыл кирпеч гыйбатханә бинасы авыл үзәгендәге тау битеннән күренеп тора. "Урыны әйбәт, якында гына мәдәният йорты, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле бар", - ди чиркәү төзелешендә катнашкан җирлек башлыгы Галина Зотова, тирә-юньне күрсәтеп.
    Без чинчуринолылар бе­лән очрашкан көнне стеналарны сылау-тигезләү эш­ләре төгәлләнеп килә иде. "Мондый биналарда эш тә җиңел бара, - дип уртак­лаштылар хатын-кызлар. - Күрәсең, Аллаһ ярдәм итә".
    Төзелешкә инде 800 мең сум тирәсе үзләште­релгән, әмма аны төгәлләр өчен тагын миллион сумга якын кирәк. Игелекле эшкә акчаны чинчуринолылар үзләре бирәләр, илебезнең башка төбәкләрендә яшәүче якташлары да булышалар.
    "Янәшәдәге территорияне һичшиксез төзекләндерәбез, парк ясыйбыз, чәчәкләр утыртабыз, эскәмияләр урнаштырабыз", - дип планнары белән уртак­лашты Нина Рыбакина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: