Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында ел кызу булды

    Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге 2015 елга йомгак ясады.

    Баш белгеч Денис Сафиуллин хәбәр иткәнчә, Тәтеш районында өч миллион сумнан артыклык зыян китергән 30 янгын күзәтелгән. Утта бер кеше һәлак булган, икесе җәрәхәтләнгән.
    Районда торак йортларда ут чыгуның төп сәбәпләре: электр җиһазларын һәм көнкүреш приборларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу (6 очрак), ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү (1), мичләрне салганда һәм файдаланганда кагыйдәләрне санга сукмау (9), балаларның ут белән шаярулары (2), ут белән саксыз эш итү (6), ут төртү (6).
    Әгәр гражданнар янгын куркынычсызлыгының гади генә таләпләрен үтәсәләр дә, бу бәлаләр күзәтелмәс иде. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: