Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында эпидемиягә юл куймаска

    Әрмәнстанда мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызларның патологик материал сынауларында А тибындагы ящур вирусы ачыкланган.

    Ящур - куркыныч һәм бик тә йогышлы чир, аның таралуы хайваннарның күпләп үлүенә китерә.
    Шуңа бәйле рәвештә, хәзерге вакытта ящурга каршы кулланыла торган вакциналар терлекләрне тиешенчә саклауны тәэмин итә алмыйлар, әлеге чирне китереп чыгаручы вирусның Россия территориясенә керү куркынычы бар.
    Чирнең таралуын булдырмау өчен, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре авыл хуҗалыгы терлекләрен исәпкә алырга һәм идентификацияләргә киңәш итәләр. ТР баш ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, терлекчелек продукцияләрен һәм чималларын әзерләүгә, ташуга һәм сатуга катгый контрольлек урнаштыру зарур.
    Хуҗалар терлекләр асрауның ветеринария-санитария кагыйдәләрен төгәл үтәргә, ферма территорияләрен һәм шәхси ишек алларын инфекция керүдән саклауны тәэмин итәргә тиешләр. Районда кирәклә дезинфекцияләү стредстволары запасларының һәм ашыгыч рәвештә файдалану өчен автомобильле дезинфекцияләү җайланмаларының әзер булуы зарур.
    Әгәр терлекнең чирләп китүенә шик туса, бу хакта кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: