Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында эш сәфәре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында безнең районда булды.

Эш сәфәрендә аны ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрделәр.
Чәршәмбедә, көннең икенче яртысында, район кырлары өстеннән очыш ясап, Президент утырган вертолет Олы Тархан авылының көнчыгыш читендәге "Татарстан" агрофирмасы ҖЧҖның сабан бодае кырына төште. Татарстан Президентын биредә авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре каршыладылар. Рөстәм Миңнеханов алар белән урак вакытына, терлекчелеккә, тулаем алганда авыл хуҗалыгына кагылышлы кайбер мәсьәләләрне тикшерде.
Очрашуны башлап җибәргән район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның агросәнәгать үсеше турында сөйләде. Аның төп тәшкил итүчесе булып икмәк җитештерү тора: быел сөрелгән җирләрнең гомуми мәйданы 82 мең 964 гектар тәшкил итә, шуларның яртыдан күбрәге бөртеклеләргә бүлеп бирелгән - 43 мең 860 гектар. Кукурузга - 2267 гектар. Югары уңдырышлылык көтелгән шикәр чөгендере 4617 гектар били. Рапс 1000 гектарда чәчелгән.
Рәмис Хатыйп улы урып-җыюның экваторга якынлашуын билгеләп үтте: бүгенгесе көнгә бөртек мәйданнарының 20 мең 175 гектары җыеп алынган, бу 46 процент тәшкил итә. Барлыгы 76 мең 261 тонна икмәк суктырылган, уңдырышлылык бер гектардан 37,8 центнер. Кырларда 85 комбайн эшкә җигелгән. Көндәлек эшләнеш 1700 гектар тәшкил итә.
Алдынгы хуҗалыклар исемлеге башында "Р. Г. Сафиуллова" КФХ, "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ һәм "Содружество" ҖЧҖ тора.
Эшләп килә торган республика программалары өчен рәхмәт белдереп, Рәмис Хатыйп улы аларны тормышка ашыруның барышы һәм шәхси хуҗалыкларның үсеше хакында кыс­кача итеп сөйләде.
"Уңыш планына үз төзәтмәләрен керткән һава торышының көйсезлекләренә карамастан, Тәтеш районы иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтә, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Бүген районның ныклык­ка запасы бик яхшы".
Рөстәм Миңнеханов аграрийлар эшенә югары бәя бирде һәм алда торган көзге культураларны чәчүгә дә шулай ук җаваплы әзерләнүләрен теләде. "Без үзебезнең яктан кирәкле ярдәмне күрсәтербез", - дип ышандыр­ды ТР Президенты.
Тәтеш суыннан авыз иттеләр
Мәртәбәле кунаклар минераль су чыгару һәм агызу заводына бардылар.
Алар предприятие коллективы белән сөйләштеләр, җитештерү линиясен, әзер продукция складын карадылар. Шифалы "Тарханская" суын авыз иттеләр, аның нинди файдалы сыйфатларга ия булуы һәм аны тормышка ашыру күләме белән кызыксындылар.
Тәтешлеләр белән хушлашып, Рөстәм Нургали улы аларга югары күрсәткечләр, барлык башлангычларда уңышлар, ә районга тулаем - казанышлар һәм чәчәк атуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев