Тәтеш районы прокуратурасы 36 яшьлек җирле яшәүче һәм Кама Тамагы районының 32 яшьлек авыл кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Бер төркем затлар килешенү буенча һәм зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз сатуга омтылып, мәгълүмати-телекоммуникацияләр челтәрен файдалану белән законсыз наркотик матдә сату буенча җинаять кылуда гаепләнә. 2017 елның февраль аеннан мартына кадәр җинаятьчеләрнең Тәтеш районы территориясендә синтетик матдәләр сату белән шөгыльләнүе суд тарафыннан расланды. Эшләр бүленгән була: берсе наркотик матдәләр сатып ала, икенчесе Тәтештә "билгеле бер җиргә" урнаштыра.
Аларның эшчәнлегенә хокук саклау органнары тарафыннан мартта чик куела. Оперативниклар 0,212 грамм наркотик алалар, тентү барышында тәтешленең фатирыннан тагын 1,96 грамм табыла.
Бер гаепләнүчегә каты режимдагы төзәтү колониясендә булу белән 10 ел да 5 айга ирегеннән мәхрүм итү хөкеме чыгарылды, икенчесенә - 8 елга.
Нет комментариев