Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында Игътибар: каникуллар! дигән чаралар уза

Районда балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларын киметүгә юнәлдерелгән "Язгы каникуллар" дигән профилактик чаралар уза.

17 марттан 31енә кадәр яшь пассажирлар һәм җәяүлеләрнең иминлегенә аерым игътибар бирелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучы яшь җәяүлеләргә таләпне дә көчәйттеләр. Хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары да балаларның юл аша чыгу кагыйдәләрен бозуны булдырмаска ярдәм итәләр. Кагыйдә бозучылар турындагы хәбәрләр, киләчәктә профилактик эш үткәрү өчен, аларның мәктәпләренә җибәрелә. Полицейскийлар мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрәләр. Автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда тематик лекцияләр укылачак. Быелның ике аенда Татарстанда балалар катнашында 77 юл-транспорт фаҗигасе күзәтелгән (узган елның шул чоры белән чагыштырганда 13кә күп). Нәтиҗәдә ике бала һәлак булган, 85е имгәнгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев