Тәтеш районында көтеп ятулар бетте
"Юрганыңа күрә аягың суз" - дигән мәкаль бар. Димәк, хәзергечә әйтсәк, безнең җирлекләребез бары тик үзләренә һәм халыктан җыелган салымнарга гына исәп тота алалар.
Бюджет нинди - тормыш дәрәҗәсе шундый. Әгәр җыелган салымнарның җирлек бюджетында калуын исәпкә алсак, шуның буенча планнарны арттырып үтәгән 10 җирлек үзенең финанс җитешлеген тәэмин иткән. Әлегә Байраш, Бакырчы, Алабирде, Кошки-Новотимбаево җирлекләре моңа ирешә алмадылар. Бюджетның табыш өлешен тулыландыруның иң түбән дәрәҗәсе Киртәле җирлегендә - 84,3 процент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев