Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында кыр эшләре дәвам итә

Бүгенгә бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар 35965 гектар мәйданда суктырылган, бу җыеп алынган мәйданнарның 82 процентын тәшкил итә.

Уңышны урып-җыюда 86 комбайн эшли.
Бөртекле һәм бөртекле-кузак­лы культураларны суктыруны төгәлләгән биш хуҗалыкка кичә "Маяк" ҖЧҖ да кушылды.
Барлыгы 125877 тонна икмәк сугып алынган, уртача уңдырышлылык бер гектардан 35 центнер тәшкил итә.
Көзге һәм сабан культуралары 7556 тонна салынган.
Авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә көзге культураларны чәчүгә керештеләр: бүгенгә 200 гектар көзге шепкән, яшел азык­ка 100 гектар көзге арыш, 150 гектар көзге бодай чәчелгән.
Бер үк вакытта туфракны төп эшкәртү дә алып барыла, ул 11224 гектарда башкарылган, шул исәптән 6472 гектар мәйданда тирән сөрү.
6487 тонна салам эскертләнгән.
Кырларга 9200 тонна органик ашлама чыгарылган.
"Нур" агрофирмасы" ҖЧҖ да коры һава торышы торганлыктан уңышны саклап калу өчен бәрәңгегә су сиптерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев