Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында "Шартлы" дип исемләнгән операция үткәрделәр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге һәм җәзаларны үтәүне күзәтү инспекциясе "Шартлы" оператив-профилактик операция үткәрделәр.

Мартның өч көнендә полиция һәм инспекция хезмәткәрләре район газетасы хәбәрчесе катнашында өч рейд уздырдылар һәм исәптә торган 51 хөкем ителүчене тикшерделәр. Тәртип сакчылары аларның яшәгән җирләрендә генә түгел, ә төзәтү һәм мәҗбүри эшләрдә җәзаларны үтәү урыннарында да булдылар. Шартлы хөкем ителүчеләрнең гаилә әгъзалары белән дә профилактик әңгәмәләр үткәрделәр.
"Оператив хәл контрольдә һәм идарә ителә, - дип аңлатты районның җәзаларны үтәүне күзәтү инспекциясе начальнигы Марсель Галиәкбәров. - Бу вакыт эчендә тәртип бозуның бары бер очрагы күзәтелде, аның өчен үзеңне җәмгыятькә каршы тотуның ярамаганлыгы турында рәсми кисәтү чыгарылды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев