Районда республика программасы буенча сыер абзарларына капиталь ремонт уздырыла.
Биналарны ремонтлау хуҗалыклар хисабына да алып барыла. "Колос" агрофирмасында киң колач белән бозаулату бүлеген һәм сыерлар абзарын яңартып төзергә керештеләр.
Моннан тыш биредә ферма янындагы юлларга бетон җәю белән шөгыльләнәләр, терлекләрне ашату өчен мәйдан корылмасы белән тышкы киртә ясыйлар. Районда беренчеләрдән булып бу хуҗалыкта заманча технологияләр кулланып бозау абзарларын капиталь чистарта башладылар.
"Нива"да мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру исәбендә сөт үткәргеч урнаштырып сыер абзарын капиталь ремонтлау, "Нур"да тулы көчкә ремонт эшләре бара, анда сыер абзарына җылы идәннәр җәеләчәк. "Татарстан", "Авангард" һәм башка шундый хуҗалыкларда да терлек биналары ремонтлана.
Нет комментариев