Ул Кече Шәмәктә төзелә.
"Энергия-БУА" ҖЧҖ бригадасы дус һәм бердәм эшли.Бары тик бер көн элек кенә объектның конструкциясен кайтарганнар, ә инде бүген стеналар "үскән", тәрәзәләр, түбәнең аркылы такталары куелган, гомумән, тышкы кыяфәте инде бар.
Бина эчендә ике бригада хезмәт куя - монтаж ясаучылар һәм электриклар. Идәндә бер төргәк тимерчыбык ята, тәҗрибәле электрик Рәшит Миннуллин бик җиңел генә аны бүлмәләргә урнаштыра, ә Сергей Макаров артып чыккан монтаж күбекләрен кисә. Төзүчеләр уртаклашканча, шундый объект алар өчен исәп буенча инде җиденче, шулай булгач эштә проблемалар килеп тумый.
Кече Шәмәктә яшәүчеләр шат: хәзер аларда заманча ФАП булачак, бу инде хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак дигәнне аңлата. Төзелеш президент программасы буенча алып барыла, ә бәясе 2 миллион 486 мең сум тәшкил итә.
Нет комментариев