Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында ташламалы подписка дәвам итә

Ташламалы бәя - 25 октябрьгә кадәр генә.

Чулпан ШӘЙДУЛЛОВА, Россельхозцентр ФДБУ Тәтеш филиалының әйдәп баручы агрономы:
- Газетаны 25 елдан бирле алдырам. Беренче булып авыл хуҗалыгы турындагы язмаларны укыйм, яңалыклар кызыксындыра. Интернетны ачып www.tetyushy.ru сайтына кереп, татарча бүлекне укыйм. Реклама, котлауларны да онытып калдыр­мыйм. Өлкәннәр язмышы хакындагы мәкаләләр бик ошый. Яңа рубрикалар да күрәсе килә. Мәсәлән, "Сердәш", "Яшьлек" дигәннәре соңгы вакытта бер дә күренми башлады. Эшегездә уңышлар телим.
Аделина СИБГАТОВА, шәһәрдәге татар урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы:
- Гаиләбез "Тәтеш таңнары"н күптән яздыра. Әле дә хәтерлим, кечкенә чагымда, әни мине күтәрә һәм мин газетаны почта әрҗәсеннән үзем ала идем.
Район хәбәрләрен рәхәтләнеп укыйм, бигрәк тә яшьләрнең нинди конкурсларда һәм акцияләрдә катнашулары белән кызыксынам. Мәктәбебез укытучылары һәм укучылары турында язылган мәкаләләрне игътибардан читтә калдырмыйм, алар белән горурланам.
Гүзәл КӘЛИМУЛЛИНА, райпо сатучысы:
- Район газетасын күптәннән алдырам. Почта әрҗәсендә "Тәтеш таңнары" булмаса, нәрсәдер җитми кебек тоела. Аның атнага ике тапкыр килүен көтеп алам дисәм, бер дә арттыру булмас. Газета-журналларга ташламалы подписка игълан ителүен әйбәт акция дип саныйм. Шуңа да хат ташучыбыз Зинаида Макеевадан ташламалы кампаниянең нинди көннәрдә башланачагы белән алдан ук кызыксынам. Газетада, әлбәттә, мин яраткан сәхифәләр, рубрикалар бар, беренче чиратта шуларны карыйм. Алар - авыл кешеләре турындагы язмалар, яңалыклар баганасы, атна вакыйгалары һәм киләсе сан анонсы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев