Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында әҗәтлеләргә чынлап тотындылар

Салымнарны, штрафларны, алиментларны, ТКХ өчен түләргә те­ләмәүчеләр саны артканнан-арта бара.

Бу хакта тәтешлеләр нәрсә уйлыйлар?
Вера Ивановна: "Кемдер ут өчен соңгы тиенен дә илтеп бирә, ә кемдер барсын да эчеп бетерә, ә уңайлыклары булган фатирда яши".
Сергей: "Белмим, безнең гаиләдә барсы өчен дә түлиләр".
Наташа: "Аз тәэмин ителүчеләр­дән бурычларын ничек таләп итәргә? Аларның шулкадәр акчалары юк бит. Хәер, алар да законны үтәргә тиешләр. Бөтен нәрсә кыйммәтләнде".
Геннадий Николаевич: "Әле кичә генә телевизордан күрдем. Казандамы, Чаллыдамы бурычлыларга әҗәтләрен каплау өчен ишегалды себерүче булып эшләргә тәкъдим иттеләр, ә алар теләмиләр.
Димәк, андыйларның машиналарын алыр­га, фатирларын алыштырырга кирәк. Шулай эшләмәгәндә, барсы да түләми башлаячаклар. Әллә инде законнар йомшак, яки башкаручылар эшлексез".
Ирина: "Иң яхшысы, бурыч җыймас­ка. Хәзер кемгә җиңел? Вакытында нәрсәнедер колачлап өлгергән, яки хезмәт хакы зур булганнарга гына. Нигездә, минемчә, кешеләр бай яшәмиләр, һәр тиенне санарга тырышалар, кайвакыт хәерчелегебез өчен оят та. Ә түләүләр - изге эш. Мин үзем ай саен түләп барам. Бурычлылардан да түләтергә кирәк. Электрдан, газдан, судан файдалангансың икән, түлә".
Гомумән, билгеле булганча, төрле яшьтәге һәм социаль хәле төрле булган кешеләр бурычлыларны гаеплиләр, бу мәсьәләдә тәртип урнаштыру фикерен дә әйтәләр.
"Тетюшское" МПП" МУП директоры Рифкать Әхмәтов мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 гыйнварына ТКХ өчен (торак хезмәтләре, каты көнкүреш калдыклары чыгару һәм капиталь ремонт) шәһәрлеләрнең җыелган бурычы 4 миллион 838 мең сум тәшкил итә. Явыз ният белән түләмәүчеләр буенча дистәләгән эш судка тапшырылган. Бурычларны түләтү белән суд приставлары шөгыльләнәләр. Юлларның начар булуына, коймаларның кыйшаюына, фонарьларның янмавына, таганнарның ватык булуына зарланучыларның бик азы гына боларны нәрсә хисабына төзәтергә, ремонтларга, ясарга дигән сорау бирә. Чыганакларның берсе - бюджет, ул салым түләүчеләр акчасыннан туплана. Мәсәлән, тәтешлеләрнең барсы да физик затлар табышына салым (НДФЛ) түлиләрме? Район суд прис­тавлары хезмәте бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Наумов хәбәр иткәнчә, 2015 ел дәвамында суд приставлары карамагында әҗәтләрне түләтү турында гомуми суммасы 2 миллион 366 мең сумлык 374 башкару документы булган. Шулардан 1 миллион 748 мең сум бурычлының 252се - тәтешле, калганнары авылдан.
"198 суд карары башкарылды һәм төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 1 миллион 314 мең сум күчерелде, - дип хәбәр итте Андрей Владимирович, - шулардан 33 салым түләүче суд приставлары-башкаручылары билгеләгән биш көн эчендә ирекле рәвештә 333 мең сумны түләде. Калганнарына мәҗбүри чаралар күрергә туры килде. 235 очракта - хезмәт хакларыннан, пенсия­ләреннән тотып калырга.
Унбер тәтешлегә Россиядән читкә чыгу чикләнде. Тагын 3 әҗәтле - Олы Тархан, Бакырчы һәм Тәтештә яшәүчеләр телевизорларыннан, компьютерларыннан һәм микродулкынлы мичләреннән мәхрүм калдылар. Аларның милекләре 53 мең сумга сатылды. Быелның 1 гыйнварына 891 мең сумлык 132 суд карарын үтәмәгән бурычлы бар. 27 әҗәтленең салым буенча бурычы эш хакыннан һәм пенсиясеннән тотыла".
Мондый хәлгә төшмәс өчен, суд приставлары fssprus.ru сайтында "Банк данных исполнительных производств" бүлегенә ешрак күз салырга киңәш итәләр.
Тәтешлеләрнең күбесе читтә эшлиләр, салым кәгазьләре алмас­ка һәм салымнар түләмәүгә бәйле рәвештә үзләренә карата башкару эшләре кузгатылуы хакында белмәскә дә мөмкиннәр. Олы һәм Югары Тархан, Олы Шәмәк һәм Киртәледә яшәүчеләр белән шундый хәлләр булган. Кредит оешмалары да, эре эш бирүчеләр дә әлеге сайт базасыннан файдаланалар. Бурычлыларны, кагыйдә буларак, эшкә алудан һәм кредит бирүдән баш тарталар. Тормышта сыналган киңәшне - "Салымыңны түлә дә, тынычлып йокла" дигәнне онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев