Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районының Олы Тархан урта мәктәбе юбилеен билгеләп үтә

Мәктәп - бу сүз никадәр якты хисләр уята. Нәниләр - укырга бару, укучылар тизрәк мөстәкыйль тормышка аяк басу турында хыялланалар, ә чыгарылыш­лар ис­киткеч, кызыклы, тирән хатирә­ләргә бай, онытылмас уку елларын сагыналар.

Олы Тархан мәктәбе турында берничә томлык китап язарга мөмкин - ирешелгән казанышлар бихисап, ә чы­гарылышлар арасында танылган шә­хесләр генә дә күпме! "Мәктәп-туган йортыбыз" диләр бүгенге укучылар. Җылы, чиста, якты, һәр җирдә тәртип: чәчәкләр, диварларда картиналар - шуңа да мәктәп бердәм тату гаилә яшәгән җыйнак, уңайлы йортны хәтерләтә. Олылар, балалар бар, бергә эшлиләр, бергә ял итәләр. Бәхәсләшкән, татулашкан чаклары була, җитешсезлекләргә борчылалар, уңышларга сөенәләр. Ирешелгәннәр исемлеге зур. Менә, мәсәлән, инновацион технологияләрне актив тормышка ашыручы мәгариф учреждениеләренең Бөтенроссия конкурсында һәм "Матур мәктәп" Халыкара конкурста "Шәхес мәктәбе" номинациясендә җиңгән өчен грамота. Уку йорты хаклы рәвештә рес­публиканың 100 иң яхшы авыл мәктәбе исәбенә керде. Әгәр биредә нинди дә булса эшкә тотыналар икән, аны һичшиксез югары җаваплылык хисе белән башкаралар. Һәм һәрвакыт уңышка ирешәләр. Коллективның күптән түгел авыл җирлекләренең иҗат отчетларында катнашуы тарханлыларга ике җиңү китерде. Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Митинг вакыйгага әйләнә бара.
Гадәти генә нәрсәләрдән кызыклы әйберләр ясый белү һәм алар һәр елны ниндидер яңа, үзенчәлек­ле, җәлеп итәрлек - бу да мәктәпнең эш алымы. Ишек алдындагы күз явын алырлык төрле-төрле чәчәкләр бөтен территорияне биләгән. Узган ел чәчәклек тавис кош рәвешендә иде, быел - зур йөрәк кебек. Бизәүдә ташлар файдаланылган. Ял итеп, сөйләшеп утыру өчен эскәмияләр куелган. Менә уен урыны. Аерым бер момент: ике таш. Бирегә килеп утырырга һәм икәүләп проблеманы хәл итәргә мөмкин икән бит. Әйтик, килеп туган хәлдән чыгу юлын табарга өйрәнергә теләсәң - лабиринт аша уз. Һәр нәрсәдә менә шулай!
Биредә җиде авылдан төрле дин һәм милләт балалары укый. "Төрлечә тәрбияләнгән укучылардан бердәм дус коллектив булдыру өчен шактый тырышыр­га туры килә, - дип сөйли мәктәп директоры Расих Шагаев. - Тиз яраклашалар, балалар зур бер коллективка кушылып, мәктәпнең хуҗаларына әйләнәләр. Алар мөстәкыйль, белемле, уңышлы кешеләр булсыннар дип тырышабыз".
Соңгы кырык елда 84 чыгарылыш мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлаган.
Педагоглар - профессионаллардан торган бердәм коллектив. Барысы да югары педагогик белемле, беренче һәм югары квалификацияле категориялеләр. Һәркайсы үз вазифасын югары җаваплылык хисе белән башкара һәм уртак нәтиҗәгә ирешелә. Кадрларны сайлый белү, алар хакында кайгырту, уңышлары өчен хуплау һәм күңелләрен күтәрү - бу да коллективның бер аерымлыгы.
Кечкенә генә язмада мәктәпнең бөтен үзенчәлеген язып бетереп булмый, педагогларның фамилия­ләрен белә торып язмадым, чөнки үз эшләре энтузиастларының, аларның һәркайсының үзенә генә хас осталыгы бар, озын исемлеге килеп чыгар иде. Ә җитәкче, сүз дә юк, ул шәхес. Кемгәдер ошый, кемгәдер юк. Әмма ләкин гадәти түгел, кыю, инициативалы. "Лаеклы, зыялы, нәтиҗәле, матур" - хезмәттәшләре үз җитәкчеләренең эш алымын шулай бәялиләр.
Олы Тарханның кирпечтән салынган мәктәбенә инде менә 40 ел. 1975-1976 елларда да ул иң зурысы, иң матуры иде, чыгарылышларның күбесенең альбомында шул фото саклана әле. Бүген аны танырлык түгел - ул тагын да матур. Әмма иң мөһиме, безнең мәктәп гыйлем Сарае, яхшылык, бәхетле балачак йорты булып калачак.
Шунысы кызыклы, 85 элек авылда җидееллык мәктәп ачыла, ә 50 ел элек анда урта белем алу мөмкинлеге була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев