Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында 2021 елга зур күләмле төзелеш эшләре планлаштырылган

    Төгәл ниләр икәнлеген безнең мәгълүматлар графигыннан белә аласыз.

    (Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 

    Нәрсәләр төзиячәкләр

    Бакырчы авылы җирлеге башкарма комитеты бинасы;
    Зур Әтрәчтә ФАП;
    Бессоновода модульле азык-төлек кибете;
    агросәнәгать комплексы пред­приятиеләрендә силос-сенаж траншеялары һәм сыер абзарлары;
    авыл җирлекләрендә каты көн­күреш калдыклары җыю өчен 102 мәйданчык;
    асфальт-бетон өслеккә вак таш-ком катнашмасы белән юлларның бер өлешен.

    Нәрсәләр капиталь ремонтланачак

    Жуковода мәктәп;
    Келәштә мәдәният йорты;
    Тәтештә “Аю” спортзалы;
    Тәтештәге 2нче урта һәм Нармонка мәктәпләрендә функ­циональ зона;
    Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында уку-лаборатория комплексы;
    Тәтештә Камай (3), Көньяк (2, 3, 4, 7, 8), Октябрьгә 25 ел (77) урамнары буенча күп фа­тирлы йортлар;
    Тәтеш үзәк район хастаханәсендә стационарны капиталь ремонтлауны дәвам итәчәкләр;
    Шәһәрдәге “Каенкай” балалар бак­ча­сында ягу казаннары алыштырыла.

    Нинди территорияләрне төзекләндерәчәкләр

    шәһәрдә Җиңү паркын тө­зекләндерүнең икенче этабы ­башланачак;
    шәһәр буасы территориясен төзекләндерү белән гидротехник корылманы ремонтлау тәмамланачак;
    федераль бәйгедә җиңгән – “Тарихка 320 баскыч: Троицк буйлап” проектын тормышка ашыру ­башлана.

    Кайсы йортлар “Безнең ишегалды” программасына керәчәк

    Тәтештә күп фатирлы йортлар ишегалдында Тәтешкә 200 ел  (4, 6, 8); Толстой (6) һәм Мәктәп (5) урамнары буенча эшләр ­башкарылачак.

    Экологиягә ничек ярдәм итәчәкләр

    каты хуҗалык калдыкларын һәм авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын элегрәк җыйган урыннарны яңартып ясау;
    районда биотермик чокырларны ремонтлау.
     

    фото: архив/Авангард

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: