Тәтеш районында алдакчылар барлыкка килгән
Алдашу юлы белән акча алуга омтылулар яңадан башланды.
(Тәтеш, 21 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Гыйнвар тугызында район полициясенең кизү частенә пенсия яшендәге ике тәтешле бер үк вакытта диярлек мөрәҗәгать итә һәм таныш түгел кешеләр аларның өй телефонына шалтыратуларын, “Сезнең туганыгыз бәлагә юлыкты” дигән схеманы кулланып, акча хисабына мәсьәләне чишүдә “ярдәм” тәкъдим итүләрен җиткерәләр. Бер очракта алдакчы 70 мең сум таләп итә, икенчесендә – сумманы әйтергә өлгерми. Хатын-кызлар алдашу очракларының ешаюы хакындагы мәгълүматтан хәбәрдар булганлыктан, мондый вакытларда нишләргә кирәклеге турында белгәннәр, шуңа да полициягә шалтыратканнар.
Мәгълүмат Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев