Тәтеш районында чәчү эшләре тәмамланып килә
Чәчүнең оптималь вакыты – бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алуда иң мөһим факторларның берсе булып тора.
(Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”). Игенчеләр өчен язгы чәчү беркайчан да җиңелләрдән булмады. Авыл хуҗалыгында мәшәкатьләр һәрвакытта җитәрлек – бу техника, орлыклар әзерләү, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү.
Чәчүнең оптималь вакыты – бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алуда иң мөһим факторларның берсе булып тора. Аны сайлаган вакытта дымның җитәрлек дәрәҗәдә булуын гына түгел, үсү вакытының дәвамлылыгын да, бөртеклеләрнең авыруларга һәм корткычларга бирешмәүчәнлеген дә исәпкә алырга кирәк. Игенчеләр язгы көннең ел туйдыруын белгәнлектән, тиешле вакытка сыешырга тырышалар. Быел тәтешлеләр өчен чәчү эшләре катлаулы булды – озакка сузылган яңгырлар һәм һава температурасының түбән торуы кыр эшләрен шактый соңартты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, сабан культураларын чәчү 40948 гектар мәйданда башкарылган (планга карата 88 процент), язгы бөртекле культуралар 27071 гектарда чәчелгән (планга карата 95 процент). Шикәр чөгендере 5733 гектарда чәчелгән (планлаштырылган мәйданның 95 процентында), көнбагыш чәчү планы 78 процентка үтәлгән, силоска кукуруз – 73 процент.
Хуҗалыклар рапс чәчүгә керештеләр.
Районда сабан культураларын чәчүне “Колос”, “Агроил”, “Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “С. М. Казаков” КФХ, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “И. Р Вәлиев” КФХ һәм 20 кече фермер хуҗалыгы беренчеләрдән булып төгәлләде.
Агропредприятиеләр җитәкчеләре кыр эшләрен техника белән тәэмин итүнең мөһимлеген аңлап, машина-трактор паркларын яңа техника белән тулыландырырга тырышалар. Гамәлдәге дәүләт программалары авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә техника сатып алу мәсьәләсендә ярдәм итә.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре интенсив игенчелек алымнарының берсеннән – минераль ашламалар кертүдән оста файдалана, бүгенге көндә хуҗалыклар бер гектарга 113,8 килограмм тәэсир итүчән матдәгә ия, тагын 120 килограммга кадәр хәстәрләп кую планлаштырыла – әлеге күрсәткеч буенча тәтешлеләр Татарстанда иң яхшылар рәтендә.
Күпчелек хуҗалыклар үсемлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан саклауга, яфрактан өстәмә тукландыруга керештеләр. Әлегә 9 мең гектардан артык мәйдан эшкәртелгән.
– Игенчеләребез әйбәт һава торышының һәр сәгатеннән файдаланып калырга тырышалар, чәчү кампаниясен башкарып чыгу өчен, барлык агротехник чараларны үтәп, тәүлек әйләнәсе киеренке эш алып барыла. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә моның өчен барысы да: техника да, чәчү материалы да һәм үз эшләрен яратучы кешеләр дә бар, – дип билгеләп үтә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев