Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында янгыннар исәбе кискен артты

    Балаларны күзәтүсез калдырмагыз.

    (Тәтеш, 7 март, «Тәтеш таңнары»). 

    – Республикабызның янгын-коткару под­раз­де­лениеләре ел башыннан 410 янгынга барган, шулардан 285 очрак торак секторда килеп чыккан, бу узган елның шуңа охшаш күрсәткечләреннән 23 процентка артып китә (232 янгын), – дип хәбәр итә ТР буенча Россия МЧС ДИнең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең рай­онара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Илсур Камбиев. – Хезмәткәрләрнең тиз эшләве ярдәмендә янгын вакытында 79 кеше коткарып калынды, көнкүрештә чыккан янгыннарда 28 кешенең гомере өзелде.

    Республикада балигълык яшендә булмаган ба­лаларның үлеме һәм җәрәхәтләнүе аеруча да борчу тудыра: биш бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Балаларның ут белән шая­руы балаларның имгәнүе, ата-аналарның тәмәке тартканда саксызлыгы һәм электр җайланмаларын техник файдалану кагыйдәләрен бозуы янгыннар чыгуга сәбәпче булган. 

    ТР буенча Россия МЧС баш идарәсе гражданнарга үз торакларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм балаларның үз-үзләрен тотуын күзәтеп торуга, шулай ук мич җайланмаларына һәм электр җиһазларына җаваплы карарга үтенә – вак һөнәрчелектә ясалган электр приборларын яки ремонтланмаган мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу бәла-каза чыгуга китерергә мөмкин. Янгыннарда балигълык яшендә булмаучыларның үлеме һәм имгәнүенең төп өлешен исәпкә алсак, балаларның ут белән шаярулары һәм аларны өйдә күзәтүсез калдыру сәбәпче булып тора. Шуңа да, Илсур Камбиев түбәндәге кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында искә төшерә. 

    – Балаларга шырпы һәм ут кабызгычлар белән уйнарга, мөстәкыйль рәвештә электр һәм газ приборларыннан, шулай ук мич җайланмаларыннан файдаланырга рөхсәт итмәгез, – дип мөрәҗәгать итә ул тәтешлеләргә. – Балада ут кабызуга кызыксыну булган вакытта, шырпы һәм кабызгычлар – ул өлкәннәр өчен кулланыла торган әйбер, аның белән сак булырга кирәклеген аңлатырга кирәк, шырпыларны, кабызгычларны, җиңел кабынып китүчән сыеклыкларны, пиротехник әйберләрне балаларның буе җитми торган урында саклагыз. Балаларга фамилия, исем, өй адресы, янгын каравылы номерларын (шәһәрнекеннән 01, кәрәзледән 101) һәм нинди очракларда әлеге номерлар буенча шалтыратырга мөмкин икәнлеген, шулай ук үзегезнең кәрәзле номерны яттан өйрәтегез. Иң мөһиме – балаларны һич кенә дә өйдә күзәтүсез калдырмагыз һәм баланы тышкы яктан бикләп калдырмагыз. Балаларга, әгәр янгын башланса нишләргә кирәклеген, өлкәннәр өйдә булмаганда яна торган бинадан чыгып китәргә, һич кенә дә каядыр кереп качмаска һәм идәндә иелеп барырга кирәклеген аңлатыгыз.
    Туганнарыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз.   
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: