Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районыннан чакырылган 70кә якын егет хәзерге вакытта хәрби хезмәт уза

    Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү – армиянең абруен арттыруда зур әһәмияткә ия.

    (Тәтеш, 23 февраль, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина). Бездә мәгариф учреждениеләре әлеге юнәлештә гаять зур эш алып баралар. Мисалга, бик яхшы әзерлек ярдәмендә кадет мәктәп-интернатының күпчелек шәкертләре тормышларын хәрби хезмәт белән бәйли. Тәтеш гражданнарны яклау көллияте чыгарылышлары алдында күп мөмкинлекләр ачыла. “Армия тәҗрибәсенең тормышта кирәге чыгачак”, – Илназ Камбиев көллияттә укуын уңышлы тәмамлап, армиядә хезмәт итәргә булган. Бүгенге көндә ул Йошкар-Олада стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Кыю разведчикка хезмәте ошый. ­Ватан сакчысы булу җиңел түгел, бу кыю­лык, көч, һәр эштә осталык булуны таләп итә. Адель Әскәров, Максим Вишняков, Альмир Гайнетдинов, Александр Таҗетдинов, Алмаз Гарифуллин, Рәсүл Сибгатуллин, Рамил Зәйнуллин һәм башкалар хәзерге ­вакытта намуслы хезмәт итәләр.

    “Тәтеш районыннан чакырылган 70кә якын егет хәзерге вакытта хәрби хезмәт уза. Моннан тыш, 150дән күбрәк кеше, рядовой һәм сержант составларында, шулай ук прапорщиклар, офицерлар буларак контракт буенча хезмәт итә”, – ди районның хәрби комиссары Фәнис ­Гарифуллин. 

    Россия Федерациясенең Кораллы көч­ләрендә идарә итү системасы яңартылды, матди-техник тәэмин итүнең дәрәҗәсе артты, һөнәри хәрби белем һәм хәрби хезмәткә чакыру буенча әзерлекнең заманча кон­цепцияләре кертелде. Чакыру буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрнең дә көнкүрешенә уңай үзгәрешләр кагылды. Хәрби частьләрнең территорияләрендә ял көннәрендә кәрәзле телефоннан файдалану рөхсәт ителә. Моннан тыш, армиядә туклану яхшырды: ризыклар тагын да төрләндерелде, туклыклы һәм файдалы итеп әзерләнә. Чакырылган хәрби хезмәткәрләр акчалата канәгатьлек ала.
    “Билгеләп үтәсем килә, оборона ми­нистр­лыгы тарафыннан хәрби хезмәт узуга яхшы шартлар булдырылды һәм хезмәт итү яшь егетләргә бары тик файдага гына: ул аларда  үзләре һәм үзләренең якыннары өчен җаваплылык хисләре йөртүгә йогынты ясаучы чын ир-егетләр тәрбияли, димәк – җәмгыятьнең тулы кыйммәтле гражданнары, үз илләренең патриотлары дигән сүз, – дип дәвам итә Фәнис Әлфәт улы. – Ә теләгем шундый: хәрби хезмәттән курыкмаска кирәк! Ватанны саклауда үз бурычларын үтәгән безнең бабайлар, әтиләр һәм өлкән иптәшләргә лаек булыр өчен, аңа бары тик физик һәм рухи яктан әзерләнү генә дә җитә. Егетләрнең ел дәвамында дәүләтне саклау һәм аның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә яңа махсус белемнәр алу, хәрби техникага кагылу һәм аның эшләвен күрү, үзеңне стресс хәлендә сынап карау, үзеңнең шәхесеңне булдыру  һәм тормыштагы төрле хәлләргә җитди якын килү белән холкыңны чыныктыру, кыскасы чын ир-ат – үз гаиләсен сак­лаучы һәм аңа терәк булу өчен бердәнбер мөмкинлек барлыкка килә”.   
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: