Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районыннан Татарстанның җыю пунктларына 35тән күбрәк егет озатыла

ТР Хәрби комиссариатында 15 октябрьдән “турыдан-туры телефон линиясе” эшли башлады.

(Тәтеш, 25 октябрь, “Тәтеш таңнары”) Агымдагы елның 1 октябреннән көзге чакырылыш башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Аерым категориядәге гражданнар бар, алар ­Россия Кораллы көчләре сафларына чакырылудан мәңгелеккә яки вакытлыча азат ителәләр.
Чакырылыштан азат ителәләр:
– сәламәтлек торышы буенча хезмәт итә алмаган яшь ир-егетләр;
– альтернатив гражданлык хезмәте узучылар;
–     башка дәүләттә хәрби хезмәт узучылар;
–     фәнни дәрәҗәсе булучылар;
–     чакырылыш буенча хезмәт иткән вакытта һәлак булучыларның яисә хезмәт иткән вакытта алган имгәнүдән һәм чирдән армиядән кайткач вафат булучыларның уллары яки хәрбиләрнең ир туганнары.
Иректән мәхрүм итү урыннарында булган, мәҗбүри яки төзәтү эшләренә хөкем ителгән, хөкем ителгәнлеге алынмаучы яки кайтарып бетерелмәүче гражданнар, аларга карата тикшерү эшләре алып барылучы, җинаять эшләре инде судка тапшырылган яшь кешеләр армиягә чакырылмыйлар. 

Кичектереп тору хокукына ия:
–     хәрби хезмәткә вакытлыча яраклы булмаучылар;
–     мәктәп укучылары, көндезге төрдә укучы студентлар һәм аспирантлар;
–     алар тәрбиясендә даими карап торуга мохтаҗ якын туганнары булган яшь кешеләр (әгәр тәрбияләп торучы туганнары тулысынча дәүләт тәэминатында тормаса һәм аларны карап торырга беркем дә булмаса);
–     балигълык яшендә булмаган энеләренең яки сеңелләренең бердәнбер тәрбияләп торучылары;
–     берьялгызы бала, 3 яшькә кадәрге инвалид бала тәрбияләүче ир-егетләр;
–     ике һәм аннан да күбрәк сабыйның әтиләре;
–     баласы булган, һәм хатыны икенчегә йөкле ир-атлар (йөклелек вакыты кимендә 26 атна булганда);
–     янгынга каршы хезмәттә эшләүче яисә эчке эшләр министрлыгында яисә җинаять-башкару системасы органнарында хезмәт куйган гражданнар (югары профильле белемең һәм махсус дәрәҗәдәге исемең булу кичектерү өчен мәҗбүри шарт булып тора);
–     Дәүләт Думасы һәм РФ төбәкләрендә дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнары депутатлары;
–     дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органнары вазифасына кандидатлар сайлауларда катнашучылар вакытлыча кичектереп торыла.

ТР Хәрби комиссариатында 15 октябрьдән “турыдан-туры телефон линиясе” эшли башлады.  Тәтештәге телефоннары: 8(84373)2-50-48, 8(84373)2-50-47.

Тәтеш районыннан Татарстанның җыю пунктларына 35тән күбрәк егет озатыла.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев