Тәтеш Россия Чемпионатын кабул итте
Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда Татарстанны стендка ату буенча республика җыелмасының 35 спортчысыннан 15 тәтешле тәкъдим итте.
(Тәтеш, 25 май, “Тәтеш таңнары”). Ун комплект бүләк уйнатылды, гомумкоманда зачетында төбәкләрнең рейтингы билгеләнде.
Шимбә көнне Тәтештә, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда, күмәк спорт бәйрәме – Россия Чемпионаты һәм стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары булды.
Илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган 100дән күбрәк спортчы көчле алкышлар астында мәйдан буйлап тантаналы рәвештә атлады, алар “трап” һәм “скит” күнегүләрендә чемпион исемен алу өчен ярышты. Татарстан мәргәнчеләренең иң зур делегациясе арасында күп тапкырлар Россия чемпионнары, Европа чемпионатлары, дөнья кубоклары һәм беренчелекләре җиңүчеләре һәм призерлары бар.
Ярышларда катнашучыларны, тантана чарасына килгән кунакларны Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Россиянең практик ату Федерациясе аппараты җитәкчесе Артем Рожков, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин, ТРның стендка һәм пуля белән ату Федерациясе президенты Сергей Демин сәламләде.
– Россия Чемпионаты Тәтештә беренче тапкыр үткәрелә һәм үзебездә мондый дәрәҗәдәге спорт чараларын кабул итү – районыбыз өчен зур горурлык. Стендка ату тәтешлеләр арасында киң танылган спорт төрләренең берсе булып тора. Бөек Ватан сугышында катнашкан Солтан Сөнгатулла улы Яруллин 1961 елда Тәтештә стендка ату буенча махсус балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен оештырып, аңа чирек гасыр җитәкчелек иткән, аннары 18 ел Сергей Юрьевич Протасов җитәкчелек итте. Тәтештә стендка атуны булдыру башлангычында торган ветераннарга, һәм Татарстанда гына түгел, Россиядә дә стендка ату буенча җыелманың спорт тартмачыгына үзләреннән лаеклы өлеш кертүче яшь буынга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм, – диде Рәмис Сафиуллов.
Тантаналы ачылыш артистларның матур концерт программасы белән тәмамланды.
Ярышлар капиталь яңартып торгызылган ату урынында үтте. Аны төзекләндерү барышында ике яңа ату мәйданчыгы корылды һәм җиһазландырылды, шулай ук мишеньнәр чыгаручы ату машинкалары алыштырылды.
Тәтештәге ату урыны алты ату мәйданчыгына ия, бу Россия дәрәҗәсендәге генә түгел, шулай ук халыкара дәрәҗәдәге ярышларны да кабул итү мөмкинлеген бирә.
Моңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның стендка һәм пуля белән ату Федерациясенең Попечительләр советы рәисе, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТРның спорт министры Владимир Леоновның зур булышлыгы ярдәмендә ирешеп булды.
– Ярышлар югары дәрәҗәдә, файдалы спорт көндәшлеге мохитендә үтте, тамашачылар трибунасы җанатарлар белән тулып торды. Спортчыларның үз осталыкларын тулысынча күрсәтә алулары сөендерә, – дип уртаклашты Тәтешнең стендка ату мәктәбе җитәкчесе Андрей Кушагин.
Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда Татарстанны стендка ату буенча республика җыелмасының 35 спортчысыннан
15 тәтешле тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев