Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш шәһәре командасы бәхәссез беренче урынны яулады

Республиканың тугыз командасы арасында киеренке көрәштә безнең егетләр викторинада, эстафетада һәм биек перекладинада тартылуда иң яхшылары булдылар.

(Тәтеш, 22 июнь, "Тәтеш таннары"). 2021 елның 19-20 июнь көннәрендә Питрәч районының Әлвидино авылында «Элбэдэн «хәрби уеннары» республика тарихи реконструкция фестивале булып узды. Фестиваль Советлар Союзы Герое, Бретск крепостеның легендар сакчысы Петр Михайлович Гаврилов батырлыгына багышланган

Фестиваль кысаларында 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшьләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика чемпионаты узды. Тәтеш районы командасын «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте һәм «Подвиг» яшьләр патриотик клубы егетләре тәкъдим итте. Ярышларда берничә этап узарга кирәк иде:

- Бретск крепостен саклау һәм Советлар Союзы Герое П. М. Гаврилов турында викторина;

-хәрби-гамәли спорт төрләре буенча эстафета (киртәләр полосасы);

- көч гимнастикасы;

- аркан тарту.

Республиканың тугыз командасы арасында киеренке көрәштә безнең егетләр викторинада, эстафетада һәм биек перекладинада тартылуда иң яхшылары булдылар. Аркан тартышу һәм тактик уенда 3 урын яуладылар.

Барлык этап нәтиҗәләре буенча Тәтеш шәһәре командасы бәхәссез беренче урынны яулады.

Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

фото: https://tetushi.tatarstan.ru/tat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев