Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш студентлары район кырларында эшлиләр

Авыл хуҗалыгы белән аз гына булса да бәйле булган һәркем белә: вакытында тырышмасаң - уңышны югалтасың.

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары ел саен беренчеләр исәбендә өйрәнү хуҗалыгы кырларына чәчүгә чыгалар. Агымдагысы да гадәттәгечә үтте - булачак агрономнар (Владислав Барашков, Владислав Бисярин) һәм механиклар (Андрей Павельев, Сергей Романов, Станислав Уткин, Иван Шубакин, Александр, Виталий Мироновлар, Дмитрий Оленев, Артем Сединин) күптән түгел генә язгы кыр эшләрен уңышлы гына тәмамладылар. Производствога өйрәтү мастерлары Александр Ещиганов һәм Минәбетдин Фәхретдинов җитәкчелегендә егетләр 600 гектар җир эшкәрттеләр. Владислав Бисярин, курс­ташларыннан аермалы буларак, мөстәкыйль эшләде.
"Авыр булды, арый идек, билгеле. Кырга иртәнге алтыда чыгып, кичке сигезгә кадәр эшләдек. Һәркемнең беренче булу теләге барысын да җиңәргә булышты. Шул исәптән үтәләсе эшнең әһәмиятлелеген дә тойдык. Әгәр аны сыйфатлы башкарсак, чәчүлекләрнең бертигез чыгасын белдек", - диләр студентлар.
Аларның һәркайсы уртак эшкә үзеннән өлеш кертә: кемдер чәчү җирләрен тигезли, кемдер чәчү агрегатларына хезмәт күрсәтә, кемдер тракторчыларга ярдәм итә.
Производствога өйрәтү буенча директор урынбасары Андрей Будков аларны җаваплы, тәртипле һәм әйтелгәннәрне намус белән үтәүчеләр буларак бәяли.
"Язгы кыр эшләрендә катнашу ярдәмендә мин күп нәрсәләргә өйрәндем. Мисалга, үсемлекчелектәге механикалаштырылган эшләрне үтәү һәм чәчү технологияләрен белдем", - дип уртаклаша Андрей Павельев.
Булачак һөнәрне студентлар аңлап, үз теләкләре белән сайлыйлар - уку йортын тәмамлауга кайберләре югары белем алырга ниятли. Агроном белгечлеген юрист яки икътисадчыга карата, абруйлырак дип саныйлар алар. Бу икеләтә сөендерә, чөнки яшьләрнең күбесе шәһәргә китү ягын карый, авылда бик сирәкләр генә кала.
"Техникумны тәмамлап, югары белем алгач, туган авылыма кайтам, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә телим, фермер буласым килә. Җир белән балачактан ук "таныш". Техникага тартылу әтиемнән күчкән", - ди Вячеслав Бисярин.
"Икмәкнең кадере валчыгыннан башлана" - дигән мәкаль барыбызга да яхшы таныш. Җирдә эшләргә теләге һәм осталыгы булган шундый егетләр барында, кырларда тук башаклы арышлар күкрәп үсәчәк. Димәк, киләчәгебез дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев