Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләре менә инде йөз елдан артык район хәбәрләрен җиткереп тора

“Тәтеш таңнары” – һәр гаиләдә.

(Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Безнең белән бергә 2021 елга аяк баскан 
һәркемгә: үзебезнең тугры абунәчеләребезгә һәм “Тәтеш таңнары”н беренче тапкыр 
рәсмиләштерүчеләргә бик тә рәхмәтлебез.

“Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләре менә инде йөз елдан артык район хәбәрләрен җиткереп тора, аның елъязмасын барлый, һәм әлеге барлык еллар эчендә ул үз укучысын тапты һәм таба.

Үткән елны абунә кампаниясе үзенчәлекле шартларда узса да, бу аңа йогынты ясамады: “Тәтеш таңнары”ның  районда яшәүчеләргә шулай ук кирәкле булуына без тагын бер кат инандык. Эш һәркемдә дә заманча гаджетлар, компьютерлар булуда түгел.

Укучыларыбызның күпчелеге белдергәнчә, нәкъ тә гәҗитнең “кәгазь” төрендәгесен уку  – тормышның аерылгысыз өлеше, буыннан-буынга күчә торган матур гадәт. Гәҗитнең киң танылуы күп нәрсәләргә бәйле, һәм, беренче чиратта, укучылар белән  элемтәдә булудан: алар безнең янәшәдә икәнлекне, һәрвакытта җавап сүзе җиткерүебезне беләләр. Гәҗит укучыларыбыз “Тәтеш таңнары” көнүзәк һәм кирәкле, дип белдерәләр. “Тәтеш таңнары”нда әһәмиятле һәм, иң мөһиме, район тормышында барган үтемле яңалыклар бастырыла. Ә җомга санындагы “Атна вакыйгалары” битләреннән без республикадагы хәлләрне белеп торабыз. Дөрес һәм расланган мәгълүматлар кызыксындыргыч һәм файдалы, дип саныйм, – дип уртаклашты безнең белән Бидәңгедән хезмәт ветераны. – Хезмәт кешеләре, гаиләнең асыл хәзинәләре турында яратып укыйм. Районда күп эшләр башкарыла – бу сөендерә. “Тәтеш таңнары” соңгы елларда танымаслык бизәлеш алды. Тышкы күренеше үзгәрде. Гәҗит матурланды. Халыкның аны яратуына һәм шуңа күрә бик теләп язылуына ышанам”. 
“Тәтеш таңнары” – бизнеста безнең ярдәмче, рек­лама агенты”, – дип саный эшкуар Марат.  
“Ничек инде гәҗитне алдырмаска була, һәр яңа саны элекке танышларны очраткан шикелле, кешеләр, авыл хуҗалыгы, кече ватан турында укуы үзе бер рәхәтлек өсти, өстәвенә әле анда һәркайсыбызның тормышына кагылышлы җирле хакимиятнең мөһим карарлары бастырыла”, – диләр гәҗит укучылар.

Безнең гәҗиткә 2021 елның беренче ярты еллыгына абунә тәмамланды. Бакырчы, Льяш, Жуково, Кошки-Новотимбаево, Келәш авыл җирлекләрендә тугры дусларыбызның исәбе шактый артуына ихлас­тан шатландык. Бидәңге, Зур Әтрәч, Алабирде, Олы Тормы, Сөендек, Байраш, Олы Тархан, Олы һәм Кече Шәмәк, Пролей-Каша, Удельное Нечасово, Чинчурино, Нармонка, Федоровка, Урюм, Алекина Поляна,  Монас­тырский, Килдеш, Киртәле һәм башка авыллар, шәһәр почта бүлеге абунә вакытында үз урыннарын нык тоттылар. Тәтеш почтасының барлык коллективы, авыллардагы поч­та бүлекләре хезмәткәрләренең намуслы хезмәте ярдәмендә агымдагы елда районыбыздагы 3 мең 500дән күбрәк гаилә “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләре белән тәэмин ителде.

“Абунә бүләк ит”, “Әти-әниеңә гәҗит яздыр” дип исемләнгән акцияләрдә катнашучы кешеләрнең саны елдан-ел артып торуы сөендерә. Гәҗитне рәсмиләштерергә өлгерми калучылар, үзләренең почтальоннарына, якындагы почта элемтәсе бүлегенә, безнең редакциягә мөрәҗәгать итеп, “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләрен яздыра һәм киләсе айдан инде аны өйләрендә укый ала. Якыннарыгызга, аз керемле, мохтаҗ гаиләләргә, финанс мөмкинлеге булмаучыларга “Тәтеш таңнары”н яздырып, булышлык күрсәтә аласыз, чөнки гәҗит күпләр өчен район тормышы турындагы мәгълүматларны яктыртучы бердәнбер чыганак булып тора.

Шалтыратыгыз, языгыз, без хезмәттәшлек­кә һәрвакытта да әзер, гәҗитне бай эчтәлекле, мәгънәле итәргә тырышабыз. Әйдәгез, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк булыйк!
реклама 16+

Сезнең “Тәтеш таңнары”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X