Эшлекле дүшәмбедә район гәҗитен яздыру мәсьәләсе каралды.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тарафыннан бурыч куелды - тиражны киметмәскә, хезмәт коллективларында 2018 елның I ярты еллыгына подписка рәсмиләштерү буенча эшләр оештырырга. Почта мәгълүматлары буенча, Алабирде, Алекина Поляна, Байраш, Бакырчы, Зур Әтрәч, Жуково, Келәш, Бидәңге, Тормы һәм Чинчурино элемтә бүлекләрендә әлегә язылган данәләр юк. Тагын 7 почта бүлегендә бик аз данәдә генә яздырылган. Монастырский һәм Олы Шәмәк почта элемтәсе бүлекләрендә подписка аеруча да уңышлы бара.
"Подписка бүләк ит" һәм "Якыннарыңны яздыр" акцияләрендә катнашу буенча эшләр дәвам итә.
Нет комментариев