Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Тәтеш таңнары”на (“Авангард”) язылыгыз!

    Татарстанда әти-әниләрне һәм якыннарны республика гәзит-журналларына яздыру буенча акция старт алды.

    Бүген Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов #әти-әниләреңнеяздыр һәм #туганнарыңныяздыр республика акциясенә кушылып, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша биш данә район гәзитен рәсмиләштерде.
    "Агымдагы елның икенче ярты еллыгына вакытлы матбугатка язылу буенча "Татмедиа" медиахолдингының социаль проектын без теләп хуплыйбыз, - дип аңлатма бирде район башлыгы Рәмис Хатыйп улы. - Безнең гаиләдә "Тәтеш таңнары"н ("Авангард") һәрчак яздыралар һәм беренче битеннән алып соңгысына кадәр игътибар белән укыйлар. Безнең өчен ул бик якын. Гәзиттә бөтенесе дә бар: яңалыклар, гаҗәеп кешеләр турындагы мәкаләләр һәм төрле темаларга кагылышлы язмалар. Журналистлар авыл хуҗалыклары, производстволар эшчәнлеген тиз һәм гадел итеп яктырталар. Мин һәркемгә акциягә кушылырга киңәш итәм. Интернет бар, әмма кулыңа алып гәзит уку һәрчак өстенлекле".
    Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә район башлыгыннан үрнәк алып, туганнарыгыз, якыннарыгыз, күршеләрегез, мәктәпләр яки балалар бакчасы өчен безнең гәзитне рәсмиләштерә аласыз - сайлау мөмкинлеге зур.
    Барлык тәтешлеләрне әлеге акциягә кушылырга чакырабыз, шулай ук вакытлы басмага подписка баруы хакында үзегезнең дусларыгызның һәм танышларыгызның исләренә төшерегез. Гәзитне хат ташучылар аркылы һәм электрон - Татарстан Дәүләт хезмәте порталы http://www.gosuslugi.ru аша яки Россия почтасы сайтыннан рәсмиләштерергә мөмкин. Подписка кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара, ашыгырга кирәк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: